Путин Горбачевны 90 яшьлек юбилее белән котлаган

Россия Президенты Владимир Путин СССРның беренче һәм бердәнбер Президенты (1990-1991 елларда) Михаил Горбачевны 90 яшьлек юбилее белән котлаган. Котлау телеграммасын Кремльнең матбугат хезмәте бастырып чыгарган.

Россия башлыгы сәясәтчегә саулык-сәламәтлек теләп, Горбачевның хаклы рәвештә чорыбызның мәшһүр шәхесләреннән берсе һәм күренекле дәүләт әһеле булып торуын билгеләп үткән.

“Зур һөнәри һәм тормыш тәҗрибәгезнең, көч-куәтегез һәм иҗади мөмкинлекләрегезнең Сезгә бүген дә иҗтимагый, агарту эшчәнлегендә актив катнашуга, халыкара гуманитар проектларны тормышка ашыруга ярдәм итүе күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра”, – дип язган дәүләт башлыгы.

Исегезгә төшерәбез: узган елның декабрендә Горбачев фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Павел Палажченко коронавирус пандемиясе сәбәпле юбилейның онлайн-форматта үткәреләчәген хәбәр иткән иде.


Путин Горбачевны 90 яшьлек юбилее белән котлаган” язмасына фикерләр

  1. Горбачев — көнбатыш илләрдә «Горби» исемендә танылган ир — Русия өчен атаклы абруй булды. Русия һәм башка ССРларны чын димократиягә таба йөртте.

Җавап Отменить ответ