33 яшьлек казанлы караклык турындагы маддә буенча гаепле дип табылды, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
2020 елның 10 августында ир яшерен рәвештә Декабристлар урамында урнашкан «Верный» кибетенең ачык стеллажларыннан 7 мең сумнан артык хатын-кыз колготкаларын урлаган. Аларны пакетка салып чыгып китмәкче булган. Кибет хезмәткәре ир-аттан товар өчен түләүне яки аны кире кайтаруны таләп иткән, тик ир үтенечен кире каккан һәм качкан.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд ир-атны 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел һәм 3 айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat