Автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерүгә 100 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

 Якындагы ике елда Россия Хөкүмәте төбәкләргә автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерүгә 100 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. Татарстан шуның 7 миллиард сумнан артыгын алачак.

Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Россия Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел республикага шәһәр агломерацияләре өчен – 6,4 миллиард сум һәм төбәк юлларын, шәһәрләрдә урам-юл челтәрен төзекләндерү өчен   1 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча биреләчәк.

Татарстанга юлланасы акчаның бер өлеше Зур Казан боҗрасын төзүгә тотылачак. Исегезгә төшерәбез: февраль башында республика Министрлар Кабинеты боҗраның Мехчылар урамы буенча яңа өлеше проектын әзерләү турында Казан башкарма комитеты тәкъдимен хуплады. Биредә Техническая урамыннан Киров районы күперенә кадәрге юл өлеше турында сүз бара.


Фикер өстәү