Фәрит Мөхәммәтшин Олимпия чемпионына медаль тапшырды

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин СССРның волейбол буенча атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы, Казанда туып үскән Лидия Логиновага «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Лидия Логинова СССР җыелма командасы составында 1980 елгы Олимпия Уеннарында җиңү яулаган. Хәзерге вакытта Екатеринбург каласында яши.


Фикер өстәү