Кризистан чыгабызмы, керәбезме?

2020 елның пандемияле кризисын без, россиялеләр, уңышлы гына үтеп чыктык дип санасак та, Nielsen дигән көндәлек куллану товарлары өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүче бәйсез Америка компаниясе без яшәгән илдә хәл дөньядагыга караганда начаррак дигән нәтиҗәгә килгән.

Алар фикеренчә, россиялеләр торган саен үз керемнәрендә пандемиянең начар йогынтысын тоялар икән. 2020 елның сентябреннән 2021 елның гыйнварына кадәр аралыкта пандемиянең кесәләргә сугуыннан зыян күрүчеләр саны ике тапкыр диярлек артып, 27 проценттан 53 процентка җиткән. Бу күрсәткеч дөньядагы уртача саннан (46 процент) бераз югары. Әмма керемнәре кимемәгәннәрнең 47 проценты арасында да 16 проценты чыгымнарны контрольдә тотуны көчәйткән, акчаны “кара көн”гә саклауны өстенрәк күрә башлаган. Менә шуларны да китереп кушкач, россиялеләрнең 69 проценты  кибеткә кергәндә кесәсен капшабрак керә һәм арзанлырак товарларны гына сумкага сала дип нәтиҗә ясаган американнар.

Үзебезнең икътисадчы галимнәр дә алсу күзлекләр кияргә бик ашыкмый анысы. Югары икътисад мәктәбенең Үсеш үзәге белгечләре Россия төбәкләренә 2021 елда авырга туры киләчәк дигән фаразлары белән уртаклаша. 2020 елда федераль үзәк төбәкләргә финанс трансфертларын 54 процентка арттырды, түбәндәгеләр шуңа күрә генә елны уңышлы кичте дигән фикер уздыралар. 2021 елда исә Мәскәү бюджет ярдәмен өстәү ягын каермас дип көтәләр. Үткән ел төбәкләр бюджетында Мәскәүдән килгән акча 25 процент тәшкил иткән. Шундый ук ярдәм 2009 елгы кризиста гына күрсәтелгән.

Икътисади кризис нәтиҗәсендә үткән ел төбәкләрдә кала торган табыш салымы 13 процентка кимегән. Әмма акциз салымнары 5,7 процентка арткан, физик затларның кеременә салымны 7,5 процентка күбрәк җыйганнар.

32 төбәкнең үз керемнәре кимегән, 11 төбәктә бу кимү 10 проценттан да югарырак булган. Төмән, Коми өлкәләре, Башкортстан һәм Татарстан керемнәре кимү буенча лидерлыкны тоталар дип саныйлар Югары икътисад мәктәбендә. Үз керемнәре кимүгә карамастан, нәкъ менә Төмән өлкәсе һәм Татарстанның Мәскәүгә иң күп акча озатучылар икәнен генә әйтергә оныталар.

Алдагы елда федераль түрәләр төбәкләргә дотация бирүне киметү сәясәте алып барырга җыена икән. Үткән ел пандемия нәтиҗәсендә кимегән керемнәрне компенсацияләү өчен түбәнгә 300 миллиард сум акча озатылган булса, 2021 ел санын 100 миллиард сум белән генә чикләргә ниятлиләр. Илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен бүленгән акча киметелмәячәк икән киметелүен, ел саен 700 миллиард сум күләмендә сакланачак.

Белгечләр 2021 ел төбәкләр өчен авыр булыр, аларда чын кризис башланыр дип көтә, чөнки табыш кими, салым җыю да саегу ягына таба дәвам итәчәк. Кече һәм урта бизнес торгынлык кичерә, хәлнең уңай якка үзгәрүен көтә. Болардан салым җыюны арттыруга өметләнергә ярамый. Эре бизнесның да инвестицияләр өчен акчасы юк. Чит ил инвесторлары бөтенләй тәртәне борды. Менә шул сәбәпләрне әйтеп, финансчы галимнәр төбәкләр өчен кризислы ел вәгъдә итә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү