Рәмис Фәттахов: «Бөтен кеше җырчы булса, диванны кем тышлар?»

Матур кәчтүм-чалбар, ялтырап торган ботинкалар киеп сәхнәдә җырлап йөрисе урынга, Кукмара районының Мәмәшир авылында туып үскән Рәмис,  күңелен тыңлап, башка эшкә керешә. 25 ел буе иске диваннарны төзәтеп, аларга яңа сулыш өргән әтисенең эшен сайлый. Үзе әйтмешли, көн дә  эшкә йөрисе юк, кесәгә акча да керә.

– Мәктәптә укыганда гел сәхнәдән төшмәдем. Җырлап йөри идем. Шуңа да укып бетергәч, кем буласым, кая укырга керәсем төгәл билгеле иде. Ике дә уйлап тормыйча, Казан музыка училищесына юл тоттым.  Мулланур Габитов җырларга өйрәтте. Остазларыма бик зур рәхмәт. Дөрес итеп җырларга өйрәттеләр.  Укыганда ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлап йөри башладым. Бер карасаң, бар да яхшы иде. Тормыш  үзенекен итте. Диплом алгач, ансамбльдән  киттем. Җырлауны онытмадым. Кичләрен кулыма гармун алып, моңланып утырырга бик яратам, – ди Рәмис.

Югары белем алгач, аны туганы үзенә эшкә чакыра. Рәмис аның җиһазлар өчен фурнитура сата торган кибетенә сатучы булып урнаша.  Ул чакта кибеткә кеше күп йөри. Аеруча җиһаз өчен тукымаларга ихтыяҗ зур була. Кибеткә килүчеләрнең күбесе, үзегез диваннар тышламыйсызмы, дип сорый. Шуны исәпкә алыптыр, Рәмис бу эшкә дә алына. Өйләнеп тә куя, ә гаиләле  булгач, акча күбрәк кирәк була башлый.

– Әтием Мидхәт бик озак еллар диваннар тышлады. Мин ул эшкә өйрәнеп, ярдәм итеп үстем. Абыем исә бер дә кызыксынмады, – ди Рәмис. – Кешеләр бик сорый башлагач, тәвәкәлләп, бер туганым белән эшкә тотындык. Эшебезне ошатып, без сораган акчаны риза булып түләгәч, күңел тагын да күтәрелде. Эшлисе генә килеп тора башлады. Хәзер үзем генә эшләп йөрим. Үземә үзем хуҗа булып йөрим. Кайчан телим, шунда эшлим. Диванга тышлыкларны апам тегеп бирә. Эш җайга салынган. Тик яткан юк. Үземә реклама да бирмим. «Чыбыксыз телефон» аша табалар.

Көннең беренче өлешен ул  гаиләсенә багышлый. Кечкенә Мәдинә белән хатыны Резеданы бакчага илтә, олы кызы Әминәне мәктәпкә озатып куя. Аннары  эшкә тотына.

– Интернет заманы булгач, бик уңайлы. Кеше шалтыратса, «ватсап» аша диванны төшереп җибәрергә кушам. Карауга күренә – тышлыйсымы, ташлыйсымы? Кайберәүләргә якынча бәямне әйтәм, кемгәдер, чыгарып кына ташлагыз, дип киңәш бирәм. Бәягә риза булсалар, эшкә тотынам. Әгәр алынам икән – эшемне җиренә җиткереп башкарам. Диван ватык булса – төзәтәм, поролоны бетсә – яңартам, яңа тукыма белән тышлап бирәм. Кеше канәгать калсын дип тырышам, – ди ул.

Диван тышлап, баеп буламы? Рәмискә ул сорауны биргәч, елмаеп кына куйды.

– Тормыш көтәргә җитә, баеп булмый, – ди ул. – Диванның үлчәменә, катлаулылыгына карап бәясе 10 меңнән 30 мең сумга кадәр җитә. Бер айга 4 диван тышлаган  чаклар да бар. Кайчак унны да яңартып куям. Эшем бик ошый. Минем инде башка җирдә эшлисе дә килми, – ди ул. – Хезмәт күрсәткән кешеләр арасында төрлесе бар. Кемдер бәя төшермәкче була, кемгәдер берәр җире ошап бетми. Мин андыйларны алдан ук тоям. Күңел тартмаса, эшкә тотынмыйм. 13 ел эшләү дәверендә берәүнең дә эшемне ошатмыйча калганы булмады. Сәламәтлектән аермасын! Кулы белгән кешегә эш бетми ул…

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Әгәр таушалган диван, кәнәфиләрегезне  ташларга кулыгыз бармый йөргән икән, Рәмискә шалтыратсагыз, көн эчендә ялт итеп яңартып китәчәк.  Бәясе дә кыйммәт түгел, сыйфаты да менә дигән! 

Элемтә өчен телефон: 89376154679 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рамис Фаттахов (@ramisfattahov23)

 

 


Фикер өстәү