Ике Фирдус – ике дус: Балтач районына авылны яраткан тырыш яшьләр кайта

Табигать шулай яратылган: тормыш алга барсын өчен, яшәешкә өмет бирер өчен дәвамчылар кирәк. Нәселне дәвам итүчеләр, эшебезне дәвам итүчеләр булганда гына киләчәгебез өметле. Бүген нәкъ менә шул җәһәттән мәгълүмат чаралары, авыллар язмышы өчен битараф булмаганнар чаң суга да инде. Үзебез дә бит еш кына бездән соң бу авылларда яшәүче калмас инде, бу буын туктаса, колхозларда эшләүче булмас та инде кебек уйлар белән баш ватабыз, бәхәсләшәбез, уйланабыз.

Шулай уйланабыз икән, димәк, әле без битарафлар ук түгел, авылларыбыз язмышы уйландыра дигән сүз. Урынсыз түгел: бүген инде мондый проблема һәркайда бар. Шул исәптән бездә дә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең яше елдан-ел арта. Бигрәк тә сыер саварга, терлек карарга киләм дип атлыгып торучылар юк. Юкса, эшләгән кешегә хезмәт хакы да чагыштырмача аз түгел. Моның сәбәпләре күп төрле шул. Иң төп сәбәп, мөгаен, бу юнәлештә кадрлар әзерләүдә бер чорда өзеклек барлыкка килүдәдер. Гади хезмәт кешесенә игътибар, авыл хуҗалыгы һөнәре-белгечләренең дәрәҗәсен үстерү буенча берни эшләнмәү, киресенчә әле, дәүләт сәясәтенең аңлап булмас дәрәҗәдә авылга капма-каршы булуы үз эшен эшләде. Дөрес, соңгы елларда хөкүмәт башында утыручылар да үз ялгышларын таный башлады шикелле, авылга бераз мәрхәмәтлелекләре сизелә. Әнә шул бераз гына уңай мөнәсәбәт тә инде беренче җимешләрен бирә. Дәвамлырак, күләмлерәк тә булсамы? Бу уңайдан үзебезнең элекке матур традицияләрне, эш-гамәлләрне кире кайтару да нәтиҗәсез калмас иде.

Әнә бит, соңгы елларда  авыл хуҗалыгы белгечлеге алып, шунда эшкә кайтканнарга өстәмә түләү генә дә шактый кызыксыну уятты. Фатирлар салып бирү дә күп очракта үзен аклый (хәтерләсәгез, үткән гасырның сиксәненче елларында барлык колхозлар белгечләргә генә түгел, хуҗалыкта эшләүче яшь гаиләләргә дә фатирлар төзи иде – бу бик зур «җим» булды). Дөрес, кайбер урыннарда белгечләргә дип атап салган заманча искитмәле фатирларга да кызыгучылар юк, ә кайбер урында яшьләр, бер-берсенә карапмы, иярепме, башка сәбәплеме, ничек тә авылга кайтырга тырыша.

Үзем яшәгән җирлектә – Балтач районының «Татарстан» хуҗалыгында да, шөкер, яшь белгечләр ел саен диярлек кайтып тора. Шуларның икесе – күптән түгел районда үткән алдынгылар җыенында бүләкләнгән ике Фирдус турында да бик мактап сөйләде хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин. Балаларым белән бер чорда укыган бу ике егетне үзем дә шул еллардан әйбәт беләм. Икесе дә тырыш нәселдән. Фотода уң якта булган Фирдус элек бөтен республикага данлыклы ферма мөдире Гарифҗан абый Хәкимовның оныгы (әтисе Фидаил, әтисенең бертуганы Зөлфәт тә – районда мактаулы шофер һәм тракторчы). Диплом алып кайтып, бер ел эшләүгә, язгы чәчүдә инде Фирдусны баш агроном итеп куйдылар. Җитәкчеләр дә курыкмыйча бу адымга барды, үзе дә тәҗрибәм аз дип тормады, тәвәккәлләде. Әлегә кадәр ышанычларын аклап килә. Бик белемле, төгәл, кайчан шалтыратып мәгълүмат сорасаң да, җавап бирергә әзер. Конкрет саннары да һәрчак кул астында булыр. Өстәвенә тыйнак, ипле. Менә шушы барлык сыйфатлары, мөгаен, аңа механизатор-белгечләр, хуҗалыктагы башка хезмәттәшләре арасында да югалып калмаска, «үз кеше» булырга ярдәм итәдер.

Тәвәккәллек дигәннән, икенче Фирдус та беренчесеннән һич калышмый. Ул да районда данлыклы механизаторлар нәселеннән. Әтисе ягыннан Гаяз бабасы Галимҗанов – районда беренчеләрдән булып «атказанган механизатор» исеме алган кеше, әнисе ягыннан Габдулла бабасы Салихов та терлек азыгы әзерләүче комбайнчылар арасында районда беренчелекне беркемгә бирмәде, ул да соңрак «атказанган механизатор» исеменә лаек булды. Әтисе Флүн дә эшләгән чорда алдынгы иде. Фирдусның инженерлык һөнәрен сайлавы урынсыз түгел димәкче булам. Югары белем алып кайтуга, үзен куркынычсызлык инженеры итеп билгелиләр. Шул елны терлек азыгы әзерләүче комбайнга утырырга кеше эзлиләр. «Тел төбе»н белер өчен генә Фирдуска да әйтеп карыйлар, ә ул икеләнеп тормый, мин – югары белемле инженер, дип тә карышмый, берсүзсез ризалаша. Беренче елны ук бик әйбәт эшли.  Быел инде, әнә, районда җиңүчеләр арасында. Техниканы да шәп белә, бик тырыш, булдырып эшли. Ул да мәктәп елларыннан бик тәртипле, тыйнак булды. Мондый егетләрнең авылга кайтып төпләнүе хуҗалык өчен генә түгел, авыл өчен дә, әти-әниләре өчен дә зур бәхеттер.

Гадәттә без яшьләрне булдыксыз, җиңел тормыш яраталар дип тәнкыйтьләргә яратабыз. Әмма тормыштагы күзәтүләр моның киресен раслый бит. Язмам геройлары ике Фирдуска әле алар белән бер елны диплом алып эшкә кайткан тагын бер яшь белгеч – мең башка исәпләнгән мегаферма белән җитәкчелеккә алынган Фәрдус Тәкыевны да өстәргә кирәк. Аны да терлекчеләр дә, җитәкчеләр дә мактап туя алмый. Алардан аз гына алдарак кайтканнар да сынатмый.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү