Якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары арасындагы бәйгегә йомгак ясалды

Республиканың якшәмбе һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары арасында фестиваль-концерты узды. Төп бүләкне Казандагы якшәмбе мәктәбенең “Жемчужинки” күпмилләтле вокал ансамбле яулады.

Чара «2014-2022 елларга Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы чараларын гамәлгә ашыру кысасында оештырылды. Ул укучыларны милли мәдәниятнең рухи кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә җәлеп итү, сәләтле балаларны ачыклауны күздә тота. Фестивальдә “хореография”, “вокал”, “халык иҗаты” номинацияләрендә 1120 бала сыналган.

Проектның зона этаплары Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә узган. Финалга барлыгы 193 бала үткән.
“Вокал” номинациясендә беренче урынны Казанның якшәмбе мәктәбе, Ютазы районының Урыссу гимназиясе укучылары бүлеште.

Хореографиядә “Сакарвело” ансамбле, “Ритм” бию коллективы һәм Казанның якшәмбе мәктәбе солисткасы җиңү яулады.

“Халык иҗаты” номинациясендә беренче урынга “Родничок” балалар фольклор коллективы, Казанның якшәмбе мәктәбе дуэты һәм Минзәлә районының Калтак мәктәбенең “Кашкарей” ансамбле лаек булды.

– Мин беренче ел гына жюри әгъзасы түгел. Чыгышларның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Катнашучыларның үз милләтләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуы сөендерә. Әрмәннәр, үзбәкләр, таҗиклар – нинди генә милләт вәкилләре юк икән безнең Татарстанда! Аларның үз милләтләре белән горурлануларына сокланам, – диде Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Ибраһимова.

Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, мәдәни мирасны, телне саклауга кагылышлы чараларда яшьләрнең катнашуы – гореф-гадәтләребез, милли культурабыз яшәячәк дигән сүз. “Һәрбер җырның сүзләрен аңлап бетермәсәк тә, аның асылы халык күңеленә яткач, ул бернинди тәрҗемәсез дә аңлашыла”, – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү