Үзе бушлай, үзе бар, әмма ясатырга теләүчеләр генә аз

Гаҗәп: Россия коронавирустан вакцинаны дөньяда иң беренче булып теркәде, әмма аннан халыкның бик аз өлеше генә файдалана. Кулда коралы була торып та, аны кулланмаган солдатны хәтерләтә бу күренеш. Үзеңнең һәм башкаларның куркынычсызлыгын кайгырту өчен гади генә адымны ясаудан ни туктата?

Алдынгылар рәтендә түгел
Билгеле булганча, Россиядә коронавируска каршы өч төрле вакцина теркәлү үтте. Бу – «Гам-КОВИД-Вак» (яисә «Спутник V»), «ЭпиВакКорона» һәм чираттагысы «КовиВак». Әле моннан тыш клиника, лаборатория һәм медицина оешмаларында замана афәтеннән дәваның яңалары сынау уза. Шушы көннәрдә генә Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) галимнәре «Мир-19» дигән яңа даруны сынаулары турында хәбәр итте. Агентлык башлыгы Вероника Скворцова, Россия Президенты белән очрашуда, әлеге препаратның таҗвирус билгеләрен түгел, ә аның сәбәбен үк юк итә дип аңлатты.
Бу өлкәдә әллә нинди уңышлар булса да, прививка ясату акрын бара. Коронавирус инфекциясеннән вакцинаны Россия халкының 1,5 проценты гына ясаткан. Сан теленә күчерсәң, 2 млн кеше бу. Илдә исә 146810000 кеше яшәгәнен онытмыйк. Башка дәүләтләр белән чагыштырганда, бу – бик кечкенә саннар.
Мәсәлән, 329484123 кеше яшәгән АКШта 7 млн кеше (халыкның 21 проценты) вакцина ясаткан. Бөекбританиядә 20 млн кеше мондый мөмкинлектән файдаланган. Иң алдынгылар рәтендә – Израиль. 9291000 кеше яшәгән бу ил халкының 90 проценты үзенә вакцина ясаткан.

Сәбәп нәрсәдә?
Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов бу проблема бездә генә түгел ди. Ул башка дәүләтләрдә дә күзәтелә.
– Скептиклар бар дибез бит инде. Менә алар безнең илдә күбрәк. Франция һәм Россиядә алар күпчелек дип әйтәләр. Вакцинага каршы лобби (антивакцинальное лобби. – Ред.) дигән күренеш бар. Алар гомумән бөтен төр вакциналарга да каршы тора. Бу – ышанмаучылар төркеме генә түгел инде. Алар дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрне тарата. Ул хәбәрләр бик «матур» була, ышандыра. Берәрсе: «Менә улым – инвалид. Вакцина кадатканга шулай килеп чыкты», – дип язарга мөмкин. Кем тикшергән? Беркем дә тикшермәгән! Шуңа халык тизрәк ышана башлый.
Айрат Фәррахов әйтүенчә, дәүләттән рәсми мәгълүмат җитми, шуңа да кешеләр ялгыш юлдан китәргә дә мөмкин.
– Халыкның 20 проценты вакцина ясатырга ниятли, 50 проценты шикләнә. Алар әле икеләнә, бүтәннәрдән киңәш сорый. Халыкның 30 проценты катгый рәвештә каршы. Безнең бурыч – әнә шул икеләнеп торучы 50 процентны ышандыру. Ә ышандыру өчен аларга игътибар бирергә кирәк, – диде депутат.
Сүз уңаеннан, алар гаиләләре белән коронавирусны кичергән. «Антитәнчекләр бар. Әмма бу бит гомерлек түгел. Август-сентябрь айларында тикшеренергә уйлыйм, шуннан соң вакцина кадатыргамы-юкмы – хәл итәчәкмен», – ди Айрат Фәррахов.
Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тә вакцинаның чир таралуга киртә куярлык бердәнбер ысул икәнен искәртте.
– Вакцина ясатыргамы-юкмы – һәркем үзе хәл итә анысы. Ә инде безнең теләк: вакцина ясатып, иммунитетны көчәйтеп, антитәнчекләр булдыру, вирус таралуын туктату. Әгәр дә популяцион иммунитет булмаса, без битлекле режимда бик озак вакыт яшәячәкбез әле. Бар кеше дә битлектән йөреп алҗыгандыр инде? Бу очракта вакцинация – дөрес юл. Һәр кешегә прививка ясатырга киңәш бирәбез, – ди белгеч.

Ясатыргамы, ясатмаскамы?
Бу сорауга һәркем үзе җавап бирә, нишләргә кирәген үзе хәл итә, билгеле. Без исә вакцина ясаткан кешеләрдән аның нәтиҗәләре турында сораштык.
Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев шушы көннәрдә коронавирустан вакцина ясатты. Моңа этәргеч ясаган сәбәпләр дә булмады түгел, ди.
– Районыбызда булган кайбер үлем очраклары тетрәндерде мине. Бер авылда ирле-хатынлы гаилә дусларыбыз бер-бер артлы үлеп китте. Шуның кадәр кыен… Олы Тәрбит авылында егетләр кебек җир җимертеп йөргән, якын күргән бер кешебез көтмәгәндә дөнья куйды. Үземнең тормыш иптәшем дә каты гына чирләде, Мәскәүдә балдыз авырды. Болар барысы да миңа авыруның ни икәнен аңлатты, – ди Рәмис Хәялиев.
Район үзәк хастаханәсенә вакциналар 1 гыйнварда ук кайткан. Рәмис әфәнде шул вакытта ук, озак уйлап йөрмәм, прививка кадатырмын, дигән фикергә килә. Әмма ОРВИ йоктырып, чирләп ала.
– Бөтен чирләрем узгач, берсүзсез, хастаханәгә киләм дә кадатам, дип, үземә сүз бирдем. Берәүнең дә сүзенә карамадым. Татарда ният дигән сүз бар. Мин бит инде ниятләдем, димәк, ясатырга тиешмен, – ди урынбасар. – Җомга кадаттым. Соңгы кайткан партиядән соңгы укол булды ул. Миңа туры килгән икән. Вакцинадан соң әллә ни үзгәрешләр тоймадым. Бер карасаң, яшем дә бар инде. Кеше арасында да йөрдем, тормыштан төшеп калмадым. Якшәмбе инде кар көрәп, рәхәтләнеп өй тирәсендә йөри идем. Чираттагы дозаны 19 мартта кадатам.
Рәмис Хәялиев катгый рәвештә коронавирустан вакцина ясатырга киңәш итә. «Халыкның «әле бераз көтәм» дигәнен аңламыйм. Нәрсә көтәргә соң? Әллә авыруның үзеңә йокканынмы? Якын кешеңнең үлгәненме? Чит илләрдә вакцина өчен сугышып бетәләр. Ә бездә мөмкинлекләр дә бар, түләүсез дә булгач, шикләнеп, уйланып тору кирәкме икән?» – диде әңгәмәдәшебез.
– Башта прививка ясатырга курыккан идем. Аннан, медицина белеме алган кеше буларак, тәвәккәлләдем, – ди Арчадан 22 яшьлек Алсу. – Вакцина ясатканнан соң беренче көнне температура 38 градус тирәсе, аннары ике көн дәвамында 37дә торды. Атна буе прививка ясаткан кул авыртты. Аннан соң берни дә калмады, бетте. Тагын ике атнадан соң икенче доза вакцина ясаттым. Бу юлы инде температура да булмады, курку хисе дә юк иде. Дөрес, бераз хәл бетеп алды, әмма борчылырлык түгел иде анысы.
Бар икән – файдаланып калу дөресрәк. Алсу башкаларга да вакцина ясатырга киңәш итә. «Прививка ясаткан кеше, чирләсә дә, сырхауны җиңел кичерәчәк. Ләкин һәр кеше үз теләге белән ясатсын, үзе уйласын иде», – ди ул.
Исемен күрсәтмичә генә фикерен белдергән бер әңгәмәдәшебез прививка ясатыр көн итеп җомганы сайларга киңәш итә. «Вакцинадан соң үзгәрешләр булды: хәл китү, температура күтәрелү, дисеңме. Өч көн дәвамында хәлсезлек күзәтелә. Шуңа да прививка ясатсагыз, җомга көнен сайлагыз. Ике көн дәвамында өйдә генә хәл җыярга әйбәт булачак», – ди ул.

Россиядә коронавирус белән һәр 30 нчы кеше авырган.
Джон Хопкинс исемендәге университет мәгълүматлары буенча, дөньяда коронавирусны барлыгы 114441348 кеше йоктырган, 2538681 кеше шушы чирдән үлгән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү