Ришат Төхвәтуллин: «Сәхнәдә җырлый белмәгән кешеләр дә күп, андыйларны яратмыйм»

 Бүген Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНның туган көне. Әлеге уңайдан аның турында кызыклы фактлар һәм интервьюлардан өзекләр тупладык.

Фактлар:

1. Ришат гаиләдә уртанчы бала. Аның абыйсы һәм сеңлесе бар.
2. Ришат бик тә волейбол ярата. Үзе дә уйный. Көн саен йөгерә.
3. Ришат туган ягында “Җәйге очрашулар” дигән фестиваль үткәреп килә.
4. Роза Сябитованың кызы кияүгә чыкканда, Ришат Төхвәтуллины кунак буларак чакырганнар иде. Ул анда татарча җыр да башкарды.
5. Буе – 179 см.
6. Ришатның бик матур песие бар.
7. Ришатның үз лейблы бар. Ул яшь талантларны барлау, аларны сәхнәгә чыгару белән дә шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Камал тәхәллүсе белән аның концертларында Камил Вәлиев чыгыш ясап йөри.
8. “Тамашачы җырчыны, кирәк икән, күтәрә дә, кирәк икән, төшерә дә!”- Ришат бу сүзләрне бик еш кабатларга ярата.

“ВТ”га биргән интервьюлардан өзекләр:

“Популярлыгымның ике ягы бар. Көнләшүчеләр артты дисәм дә, ялгыш булмас. Тынычлык һәм популярлык төшенчәләрен беркайчан да бер рәткә куеп карап булмыйдыр. Җәмәгать урыннарында да тыныч кына йөрим димә! Үземне билгеле бер кысада тотам

“Тормышта, бәлки, кырысрактыр мин. Таләпчән дә! Клиплардагыча гел елмаеп кына тормыйм. Урыны белән кешене бастырып та куям, кирәген әйтергә дә мөмкинмен”

“Ә “кара пиар”га килсәк, мин, әлбәттә, моңа каршы! Мин – авылда үскән бала. Әти-әнинең “кеше ни дияр?”, “йөземә кызыллык китермә” кебек сүзләре канга сеңгән. Соңгы вакытта күп кенә танылган шәхесләребез, җырчылар, иҗат әһелләре, халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен, нинди генә адымга бармый. Шуның нәтиҗәсендә халкыбызның гасырлар буена тупланган әхлак кагыйдәләре җимерелә… Без – бай мәдәниятле, үз йөзебез булган халык. Кемнедер кабатлау ник кирәк?”

“Бу егет безне алдамый”, – дип, халык миңа ышана. Башка бернәрсә белән дә бүтәннәрдән аерылып тормыйм. Аллаһы Тәгалә миңа бу тормышта җырчы булырга кушкан, димәк, телисеңме-теләмисеңме, син шушы юлдан барырга тиеш. Ул юлны лаеклы узарга кирәк

Сәхнәдә җырлый белмәгән кешеләр дә күп, андыйларны яратмыйм. Профессиональ дәрәҗәсен үстерү өчен өзлексез эшләгән, җырлый белгән, тырыш кешеләрне үз итәм”

“Үземне эш белән күрсәтәм. Кай җирдә усалрак та буламдыр, бирешәсе килми

“Дусларымны тегенди-мондыйга аермыйм. Журналистлар арасында да яхшы мөгамәләдә булганнары бар. Авылданмы ул кеше, нәни баламы, дәрәҗәле урыннан берәүме – барысын да бертигез күрәм. Кеше сайлап утырмыйм


3 фикер

    1. Ришат безгә — халкыбыз моңнарын күңеленә беркеткән миллионлаган татар һәм башкорт халыкларына кирәк!!! Ә сезнең кебек манкортлык вирусы белән зыянланган аз санлы кемсәләргә тизрәк дәваланырга кирәк!

Җавап Отменить ответ