Вәгъдә ителгән хезмәт хакын ничек алырга (Адвокат киңәшләре)

Хәзерге вакытта еш кына шундый хәл күзәтелә: хезмәткәр килешүдә бер төрле хезмәт хакына ризалык биреп кул куйса, банк картасына бөтенләй башка – кайвакыт берничә тапкыр кимрәк хезмәт хакы килеп төшә.

Мондый очракта нәрсә эшләргә: биргәнне алып, намуссыз эш бирүче белән мөнәсәбәтләрне шундук өзәргәме, әллә инде вәгъдә ителгән хезмәт хакы түләүне таләп итәргәме?
Мәсьәләнең чишелешен адвокат Валентина Дублина “Российская газета” хәбәрчесенә болайрак аңлаткан. “Эшкә урнашканда, хезмәт килешүен башыннан ахырына кадәр бик җентекләп укып чыгарга кирәк, – дигән юрист. – Хезмәт кодексының 135 нче статьясында әйтелгәнчә, хезмәткәргә эш хакы әлеге оешмада яки хосусый эшмәкәрдә гамәлдә булып килүче хезмәткә түләү системасы нигезендә билгеләнелә. Анда хезмәт хакының окладтан, премиядән, башка түләүләрдән торуы күрсәтелергә мөмкин. Җитәкче, эшен начар башкару сәбәпле, хезмәткәргә премия язмаска, дигән карарга килсә, аны бирмәскә мөмкин. Кайвакыт премия өлеше окладка караганда зуррак була, шуңа күрә хезмәткәр үзен алданулы хис итәргә мөмкин”.
Шулай да эш хакын хезмәт килешүендә күрсәтелгән күләмдә алуга ирешү юлы бар, дип билгеләп үткән юрист. Моның өчен хезмәт инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук эш бирүчегә дәгъва җибәрергә кирәк.
Болай да эш барып чыкмаса, судка дәгъва гаризасы тапшырырга мөмкин. “Судны хезмәт килешүе белән таныштырырга, шулай ук оешма җитәкчесеннән премиядән мәхрүм итүгә китерердәй шелтә-мазар алынмавын расларга кирәк. Хезмәткә хокук буенча белгеч – квалификацияле юристтан башка гына мондый мәсьәләне хәл итү кайвакыт авырга туры килә, чөнки бу тиешле белем, тәҗрибә таләп итә”, – дип билгеләп үткән Дублина.

 

Туганына эшкә урнашып, 500 меңнән артык хезмәт хакын ала алмаган ир: «Үз туганымны судка бирү уңайсыз булды»

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү