Язучылар берлеге рәислегенә 4 кандидат тәкъдим ителде

Бүген, халыкара язучылар көнендә Татарстан Язучылар берлеге корылтае бара.

Биредә берлеккә рәис сайлап куячаклар. Шул уңайдан язучы Гәрәй Рәхим рәис вазыйфасына Ркаил Зәйдулланы, галим Фоат Галимуллин Рәмис Аймәтне, журналист Рахман Шәфигуллин элеккеге рәис Рәфис Корбанны, Нәҗибә Сафина исә Вахит Имамовны кандидат итеп тәкъдим итте.

Шулай итеп язучылар Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Рафис Корбан, Вахит Имамов арасыннан лаеклы рәисне сайлап куячак.


Фикер өстәү