«Ак барс»тан Артем Галимовның алкасы даими чемпионатта иң яхшысы дип табылган

КХЛ даими чемпионат барышында кертелгән иң матур алканы ачыклаган. Җиңүче дип «Ак барс» һөҗүмчесе Артем Галимов табылган. 21 яшьлек уенчы 30 гыйнварда Казан узган матчта «Кунь Лунь» капкасына алка кертте.

Иң матур алка кертүчеләр арасында «Ак барс»тан Стефан да Коста («Cалават Юлаев» капкасына керткән алкасы 7нче урында ) белән Александр Бурмистров («Нефтехимик» капкасына керткән алкасы 10нчы урында) та бар.

Билгеле булганча, бүген “Ак барс” плэй-оффта беренче очрашуын уздыра. Казан командасы Көнчыгыш конференциясенең чирекфиналында Түбән Новгородның “Торпедо” командасына каршы уйный.


Фикер өстәү