Журналистлар Президент белән очрашу алдыннан психоневрологик интернатка бардылар

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март бәйрәме уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очраша.

Аңа кадәр бер төркем журналистлар Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар психоневрологик интернатында булды. Биредә сәламәтлекләре какшаган, акыл ягыннан зәгыйфь балалар тәрбияләнә. Күбесе сөйләшә дә белми. Әмма тәрбиячеләр аларны җырга да, биюгә дә, хәтта спектакль куярга да өйрәткән. Интернат директоры Гөлнара Галиәхмәтова сүзләренә караганда, аларны ашатып- эчертеп, җылы урында йоклатып кына калмыйлар, биредә тормышка да әзерлиләр. Авыру балаларга моның өчен барлык шартлар тудырылган. Алар кибеткә барып ипи, сөт сатып ала белә. Почтага йөриләр, банкның ни икәнен беләләр. Тәрбиячеләре тормышка яраклы булсыннар өчен тырыша. Бик күп баланы хезмәткә өйрәтеп, эшкә урнаштырганнар. Балаларны кире гаиләләренә алучылар да бар икән. Узган ел өч бала яше җиткәч, өлкәннәр интернатына күчмичә, өенә кайтып киткән. Интернат хезмәткәрләре дә сабыйлар язмышына битараф түгел. Соңгы өч елда өч баланы үзләренә тәрбиягә алганнар.

Балалар журналистларга бәйрәм концерты да әзерләгән. Арбада гына утыручы сабыйлар рус телендә әниләренә багышлап җырласа, татарча «Туган тел» не башкардылар. Сабыйлар безгә үз куллары белән ясаган чәчәкләр дә бүләк итте.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү