«Таттелеком» җитәкчесе «ШАЯН ТВ»да кунакта булган

Бүген «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов «ШАЯН ТВ» каналына кунакка килде, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.
“ТАТТЕЛЕКОМ” абунәчеләре безнең каналны инде ике ел карый. Бүген исә компания җитәкчесе контент булдыру барышын үзе килеп күрде.
Яшь журналистлар мөхтәрәм кунагыбызга тапшыруларның ничек эшләнгәнен сөйләде. Сүз уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналында хәзер 20 дән артык программа эфирга чыга. Аларны алып бару гына түгел, бездә эшләүче малайлар һәм кызлар сюжет төшерергә дә, монтажларга да өйрәнә. Телевизион блогерлар мәктәбенә йөрүчеләрнең хезмәтенә Айрат Рәфкать улы да югары бәя бирде.
Каналның контентын үстерүгә «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә. Мөхтәрәм кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмаган. «ШАЯН ТВ»лылар игътибары өчен «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры Айрат Нуретдиновка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!, — дип шатлыклары белән уртаклашты «ШАЯН ТВ»лылар.

shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv


Фикер өстәү