«Бәлки, син эштә йөрмисеңдер? Сөяркәң бардыр…»

Хатын пыр тузына:

– Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә кич җиткәч, арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча караватка барып авасың. Иртән торасың да тагы чыгып китәсең… Кайда йөрисең син, ә?

– Эштә, әлбәттә.

– Соң шулкадәр нык эшләгәч, синең акчаң булырга тиеш бит. Ә акча юк.

– Булганын түләп барабыз бит. Яшәгән өчен. Фатирына, газына, башкасына…

– Соң шулкадәр эшләгәч, синең акчаң күп булырга тиеш бит.

Мин ни әйтергә дә белмим. Бер карасаң, чынлап та шулай бит инде. Эшләгәч, акча күп булырга тиеш.

– Бәлки, син эштә йөрмисеңдер? – Хатын шикле карашын миңа төби. – Бәлки син…

Һәм ни әйтергә белми туктап кала. Сөяркәң бардыр, дип әйтер иде – минем кыяфәтне үзе күреп тора. Шундый иргә кем кызыксын инде. Өстәвенә кесәдә җил уйный. Анда-монда азып-тузып йөреп булмый. Эчеп тә кайткан юк. Һәм ул озак кына баш ватып карап тора да тагын кабатларга мәҗбүр була:

– Бәлки, син эштә йөрмисеңдер?

Мин сүз озайтмыйм. Юаш кына башны иеп өстәл артына барып утырам. Көне буе эштә йөрелгән. Мускуллар сизелер-сизелмәс кенә тартышып ала, ниһаять, тынычлыкка чыккач, беркадәр оеп киткән кебек булалар. Мин изрәп китәм. Рәхәт. Нәрсәдер кыштырдаганга сискәнеп күзләремне ачам. Күзләр дә тулысынча ачылып ук бетми – арытылган. Шулай да фатир уртасында нәрсәдер эзләгән ике ирне шәйлим.

– Сез кемнәр?

– Караклар, – дип җавап бирә кайсыдыр, – кыйммәтле әйберләреңне өстәлгә чыгарып сал.

– Яшерелгәне юк, – дим аларның кулындагы коралга карап. – Тапканын үзегез алыгыз.

– Без берни дә тапмадык.

– Димәк, берни дә юк.

– Без шаярмыйбыз.

– Әйдәгез, алайса, бергәләп эзлибез. Тапсак, бүлешербез.

– Яхшы, – дип килешә тегеләр. – Кыйммәтле әйберләрең кайда саклана?

Мин күрсәтәм. Теге зур ләззәт белән бер төргәк кәгазь тартып чыгара. Тик шундук тавышы үзгәрә:

– Бу бит… Монда бит квитанцияләр генә. Утка, суга, газга, җылылыкка… Кредит кәгазьләре…

– Бөтен байлык шул инде безнең. Шуны алыгыз…

– Син бит эшлисең? – дип пистолетын кабат борын төбемә китерә карак. – Ә бәлки, эшләмисеңдер?

– Эшлим.

– Эшләгән кешенең бит акчасы булырга тиеш. Ә без инде таңга кадәр эзләп тә берни таба алмадык. Бәлки син эшләмисеңдер?

Кинәт пистолет та, караклар да юкка чыга. Өстәл янында оеп йокымсырап киткәнмен икән бит. Бернинди карак та юк икән.

Хатын өстәлгә сыек кына өйрә китереп утырта.

Мин калакка үреләм. Ләкин башны теге уй томалый. Эшләгән кешенең өйрәсе сыек булырга тиеш түгел бит. Калакны читкә алып куям. Тирә-якка күз салам. Каракларны эзлим. Караклар күренми. «Күзгә күренми торган нинди караклар соң бу, ә?» – дип уйлыйм.

Иртәгә иртүк торып эшкә барасы бар.

Ә бәлки мин беркайда да эшләмимдер?

Марат Кәбиров

Фото: fitkiss.club


Фикер өстәү