Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың федераль максатчан программаларда актив катнашуы ярдәм алу мөмкинлеге бирә”

Бүген Министрлар Кабинетында Татарстаннан сайланган Россия сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Республика икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларны тормышка ашыруына багышланган утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

“Узган ел киеренке булды – пандемия шартларында эшләдек, сайлау һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дә билгеле бер җаваплылык йөкләде, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов 2020 елга йомгак ясап. – Хәзер безгә икътисади үсешне тәэмин итү мөһим. Республика максатчан федераль программаларда актив төстә катнашып килә. Бу исә үзәктән ярдәм алу мөмкинлеге бирә”.
Татарстан Президенты башкарылган эш өчен депутатлар 1әм сенаторларга рәхмәт белдереп, 2021 елда республиканың федераль программалар һәм илкүләм проектларда катнашу, Россия Хөкүмәте белән эшне көчәйтү бурычын куйды. Парламентчыларга шулай ук законнар чыгару эшен көчәйтү кирәк, дигән фикерен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.
Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының закон инициативаларын тормышка ашыруга аерым тукталды. Ул узган елда Дәүләт Думасында төрле елларда Татарстан Дәүләт Советы керткән 17 закон проектының карап тикшерелүен билгеләп үтте. 4 проект федераль законга әйләнгән, 9ы – инкарь ителгән, 2се Дәүләт Советы тарафыннан кире алынган, һәм 2се – эшләп җиткерү стадиясендә. 2020 елда депутатлар һәм сенаторлар 26 закон проектын тәкъдим иткән. Фәрит Мөхәммәтшин законнар чыгару мәсьәләләрендә Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советының профильле комитетларының берлектә эшләвен көчәйтергә чакырды.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, гражданнар белән эшләү, элеккечә үк, көн кадагындагы мәсьәлә булып кала бирә. Узган елда депутатлар тарафыннан күбрәк санда кешеләр кабул ителгән. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә 306 кабул итү үткәрелгән. Депутатларга барлыгы 1200дән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән. “Барлык мөрәҗәгатьләрнең өчтән бер өлеше чамасы уңай хәл ителде. Калганнары буенча аңлатмалар бирелде, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. Депутатлар буларак, сезнең һәм безнең эшчәнлекнең мөһим өлеше бу”.
Утырышта Премьер-министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2020 елда республика икътисадына җәлеп ителгән федераль средстволар һәм 2020 елга планнар турында чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, узган елда республика 28 дәүләт программасында һәм 50 федераль проектта катнашкан. Быел ике илкүләм проектны (“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе”, “Эчке су транспорты”) тормышка ашыру башлана. Аларда да безнең республика катнаша.
Сүз уңаеннан, илкүләм проектларның Россия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында” 7 май, 2018 елгы Указы белән раслануын искәртик.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү