Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән утырышында катнашты

Владимир Путин Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашкан.

Утырыш барышында эчке эшләр органнарының 2020 елдагы оператив хезмәте эшчәнлегенә йомгак ясалган, шулай ук 2021 елга эшнең төп юнәлешләре билгеләнгән.

Президент үзенең чыгышында, аерым алганда, экстремистлыкка каршы көрәшүне аерым игътибар үзәгенә алырга чакырган. “Милләтчелекне, дини дошманлыкны пропагандалауга юл куелмауны, коткы таратучыларны катгый төстә җаваплылыкка тартуны сорыйм. Алар үзләре кача, тотылсалар – гамәлләре өчен үкенгән булып. гафу үтенә, ә кешеләрне закон бозу юлына этәрә”, – дигән Путин.


Фикер өстәү