Татарстан җыелма командасы үз тарихында дүртенче мәртәбә һәм өч ел рәттән чаңгы узышлары буенча Россия Кубогын отты. Республика чаңгычылары Коми һәм Төмән өлкәсе спортчыларын артта калдырды.
Бүген чаңгычылар скиатлон ярышында чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында Татарстаннан Лариса Рясина бронза медаль иясе булып танылды. Ир-егетләр ярышында исә Антон Тимашов – беренче, Андрей Ларьков – икенче, Сергей Ардашев өченче булды.
© 2019 Copyright © Все права защищены