Рөстәм Миңнеханов: «Үзебездән башларга кирәк!»

Президент Рөстәм Миңнеханов 8 Март бәйрәме уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашты.

Президент белән очрашыр алдыннан журналистларны социаль оешмаларга алып баралар. Соңгы елларда әнә шундый гадәт барлыкка килде. Бу юлы журналистларны ике төркемгә бүлделәр. Бер төркем – Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар психоневрологик интернатына барды, икенчесе Роспотребнадзор лабораториясе эшчәнлеге белән танышты. Интернатта сәламәтлекләре какшаган, акыл ягыннан зәгыйфь балалар тәрбияләнә. Күбесе сөйләшә дә белми. Әмма тәрбиячеләр аларны җырга да, биюгә дә, хәтта спектакль куярга да өйрәткән. Интернат директоры Гөлнара Галиәхмәтова сүзләренә караганда, аларны ашатып-эчертеп, җылы урында йоклатып кына калмыйлар, биредә тормышка да әзерлиләр. Авыру балаларга моның өчен барлык шартлар тудырылган. Алар кибеткә барып ипи, сөт сатып ала белә. Почтага йөриләр, банкның ни икәнен беләләр. Тәрбиячеләре тормышка яраклы булсыннар өчен тырыша. Бик күп баланы хезмәткә өйрәтеп, эшкә урнаштырганнар. Шөкер, үз гаиләләренә әйләнеп кайтучылары да бар. Узган ел өч балага әнә шундый бәхет насыйп булган.
Балалар журналистларга бәйрәм концерты да әзерләгән иде. Арбада гына утыручы сабыйлар рус телендә әниләренә багышлап җырласа, татарча «Туган тел»не башкардылар. Сабыйлар безгә үз куллары белән ясаган чәчәкләр дә бүләк итте. Күз яшьләренә төрелгән очрашу булды бу.

Вакцинация турында
Гаҗәп түгел, Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да сүз сәламәтлек турында сөйләшүдән башланды. Президент журналистлар арасында күпме кеше вакцина ясатканын, күпмесендә антитәнчекләр барлыгын белеште.
– Журналистлар гел кешеләр белән эшли. Сезгә дә вакцинация кирәк. Авырмам дисәң дә, чир эләгә. Күбрәк аны мәктәптән балалар алып кайта. Үзебездә шундый хәл булды. Улым ияртеп кайтты. Хатыным да авырды. Температурасы юк иде, әмма ис тоймый башлады. Алар белән бергә булсам да, миңа эләкмәде. Аңлап булмый бу вирусны. Авырдым инде, дип тә котылып булмый. Антитәнчекләр алар бетә. Барыбер сәламәтлекне карап торырга, тест тапшырырга кирәк. Вирус тиз генә бетмәячәген аңларга кирәк. Авырган кешеләр дә игътибарлы булырга тиеш, – диде Президент. – Безнең медицинаны сүксәләр дә, бездә иң беренчеләрдән булып вакцина табылды. Американы карагыз әнә! Күпме кеше үлде. Әллә нинди чирләр булганы бар иде. Әмма коронавирус Чернобыльгә тиң булды. Беренче вакытта нишләргә белмәдек. Без дә, табиблар да вируска әзер түгел иде. Чирне таратмауның бердәнбер юлы – үзизоляция булды.
Шунда ук өйдән эшләүгә карата да фикерен җиткерде. Кеше коллективта эшләргә тиеш, диде Президент.

Ипотека турында
Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләр проблемасын искә төшерде.
– Кешеләр миллионлаган акчаларын түләп, үзләренең фатиры түгел, йортларының кайда урнашканын белми иде. Иң элек аларга ярдәм итү бурычын куйдык. Халыкның торакка ихтыяҗы бар икән, нигә төземәскә? – диде ул.
Президент фикеренчә, ипотека кредитының процент ставкасын киметергә кирәк.
– Бездә ул 11 процентка кадәр җиткән иде. Без аны 7 процентка кадәр киметергә кирәк, дип әйтәбез. Банкның үз процентларын алырга тиешлеген дә аңлыйм. Әмма 6,5 процент ставка да – зур акча. 2 миллион сум бирсәләр, күпме процент була бит, – ди Президент. – Без демографик хәл начар дибез, кешенең торыр җире булмыйча, ничек бала булсын? Гаиләләрне тораклы итүнең төрле юлларын табарга кирәк. Ипотека буенча түбән ставка белән тәэмин итәргә, арендага торак тәкъдим итәргә була.

Казан бистәләре турында
Очрашуда Казан тирәсендәге бистәләрдә йортлар төзелә, әмма балалар бакчалары, мәктәпләр җитми, дип зарын белдерүчеләр булды. Әле бит бистәләр һәр иртә һәм кич «бөке»дә дә утыра. Бу хакта да әйттеләр. Президент исә, «бөке»ләрне бетерер өчен юлны киңәйтү генә ярдәм итми, эш урыннары булдырырга кирәк, ди.
– Ниндидер урынны төзегәндә, без аны комплекс итеп карарга тиеш. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, башка учреждениеләр дә булырга тиеш. Безнең иң зур хата – агломерацияле торак комплексларын төзибез, ә бөтен халык иртән тора да шәһәргә бара, кич кире тагын кайталар, – ди Рөстәм Миңнеханов.– Шәһәргә баланы йөртү эшмени инде ул?! Эшләячәкбез, төзелеш буенча планнар бар.

Балаларны ашату турында
Рөстәм Миңнеханов районнарга баргач, мәктәп ашханәсенә кереп чыгарга тырыша икән.
– Һәр район башлыгы мәктәпләргә барып, анда ничек ашатканнарын карап кайтса, анда тәртип булыр иде. Мәктәпләрдәге ризыкны укучылар ашамавы, пешергән ризыкның яртысы әрәм булу – без бу мәсьәләне даими күзәтеп торабыз. Ризык сыйфатлы булырга тиеш. Гади генә ризыкны да тәмле итеп пешерсәң, бөтен кеше ашаячак, – ди ул.

Тәрбия турында
– Безнең төп хатабыз – балалардан яхшы БДИ билгесе таләп итү. Яхшы укып, тәртибе начар булган, начар укып, бер дигән кеше булган укучылар да күп очрый, – ди ул. – Укуга гына түгел, тәрбияне дә уйларга кирәк. Әти-әни мәктәпкә ышана. Бала көнозын кирәкле шөгыль белән мавыгырга тиеш. Андый чакта вакыты калмый. Буш булса, ул үзенә шөгыльне башка җирдән эзли. Интернетка кереп китә. Социаль челтәрләр исә үз эшен оста башкара.
Рөстәм Миңнехановка Дәрвишләр бистәсендә журналистлар барып күргән интернат хакында фильм да күрсәттеләр. Ул интернатларда эшләүчеләр мактау сүзенә лаек дип, алар турында язарга, сөйләргә кирәклеген әйтте. Шулай ук балаларын ташламыйча, үзе тәрбияләгән, аларны төрле җирләргә йөртеп дәвалаучы әниләр хакында да онытмаска киңәш итте.
– Алар – герой. Баулы егете Марат Ильясовны гына алыйк. Аның янәшәсендә дә – әнисе. Аякка басуына беркем дә ышанмаганда, әнисе аңа яшәр өчен көч бирә. Нинди егет ул! Башкалар өчен дә тернәкләндерү җиһазлары уйлаган. Без аңа ярдәм итәчәкбез. Ә сау-сәламәт, уңышка ирешкән, тормышта үз юлын тапкан кайберәүләр юктан суицид ясый, – ди ул.

Татар теле турында
Президенттан, татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссиясе эшчәнлегеннән канәгатьме сез, дип тә сорадылар. Юк, дип җавап бирде ул. Әмма комиссия рәисе Марат Әхмәтовның бу эшкә ябышып эшләвен дә билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов, безгә чиста татар мәктәпләре кирәк, ди.
– Полилингваль мәктәп кенә татар телен без теләгәнчә өйрәтү мөмкинлеге бирми. Чиста татар мәктәпләре бар, ләкин андыйлар аз. Кеше елга кебек. Эзе бар икән, шуннан су ага. Тел белән дә шулай. Безгә һәммәбезгә дә тиз генә рус телендә шалт-шолт сөйләү кирәк. Бу эшне гаиләдән башларга кирәк. Әгәр татар хатын-кызы өйдә татарча сөйләшмәсә, мәктәптә генә татар телен өйрәтеп булмый. Эшне үзебездән башларга кирәк. Аннары телне өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләр булырга тиеш. Татарча белү генә түгел, фикереңне дә җиткерергә кирәк бит әле, – ди ул.
Түрәләрнең татарча өйрәнә башлауларына да тукталды Президент.
– Җитәкчеләрдән җыелышта, коллегияләрдә, сессияләрдә татар телендә чыгышлар ясауны таләп итәбез. Телебезне кирәк дип саныйбыз икән, без аны кулланырга тиешбез. Һәр милләтнең теле, гореф-гадәте, сәнгате, киеме, ризыгы сакланырга тиеш, – ди Президент.


Фикер өстәү