Уфада кар яуганда күк күкрәп, яшен яшьнәгән

Кичә, 3 мартта, Уфада кар яуган вакытта күк күкрәгән һәм яшен яшьнәгән тавышлар ишетелгән.

«Уфа вакыты белән 20.30 сәгатьтә булды бу хәл. Башта күп итеп кар яуды, аннары көчле җил башланды. Соңыннан яшен яшьнәде һәм күк күкрәде. Җәйге яшен кебек үк якты түгел иде», — дип сөйләгән «Башинформ»га әлеге күренеш шаһитләре.

Интернет мәгълүматларына караганда, кар яуганда яшен яшьнәү — сирәк очрый торган метеорологик күренеш.

Синоптиклар әлеге аномаль күренеш җылы һәм дымлы һава торышы торганнан соң  кинәт суытканда була дип фаразлый.


Фикер өстәү