Табиблар чәчәкләр аша коронавирус йоктыру куркынычының ни дәрәҗәдә булуына ачыклык керттеләр

Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн чәчәкләр аша коронавирус йоктыру ихтималының ни дәрәҗәдә булуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, чәчәкләр  аша ковид ияртү ихтималы бик түбән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирусның чәчәк бәйләмнәре аша йогу куркынычы юк», — дип ышандырды Альтштейн. Ул пандемия шартларында чир йоктыру ихтималы һәрвакыт бар, дип тә искәртте.

Табиб-инфекционист Евгений Тимаков билгеләп үткәнчә, чәчәк кибетендә коронавирус эләктерүдән курыкмаска кирәк. Аның сүзләренә караганда, анда даими рәвештә ишекләр ачыла, шуңа күрә биналар җилләтелә дигән сүз. Әмма кибеткә барганда саклык чаралары турында онытмаска кирәк, дип искәртә табиб.


Фикер өстәү