Танылган «дәү әни» нинди бүләк ярата?

Нәрсә бүләк итәргә? Бәйрәмнәр алдыннан бу сорау һәр икенче затны борчыйдыр. Тиздән бәйрәм булуын исәпкә алып, «Ни хәл?» сәхифәсе кунагы Әлфинур Хисамидан иң ошаган һәм ошамаган бүләкләр турында сораштык.

Әлфинур Хисами, «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы:
– Бәйрәмнәрнең дә, бүләкләрнең дә һәркайсын яратам. Яратмый торган бүләк юктыр да инде ул. Менә әле оныгым килеп, «Дәү әнием» дигән шигырь сөйләде үземә. Аңа сөенүләремне белсәң! Шуннан артыгы кирәкми дә безгә. Матур итеп елмаеп, чын күңелдән котласалар да күңел була бит!


Фикер өстәү