Казан Кремле Салават Фәтхетдинов турында: “Мәдәнияттә чит кеше түгел ул”

Казан Кремле җырчы Салаватның Татарстанның Мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнүен шәрехләде. Традицион брифинг вакытында журналистлар Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовадан шул хакта кызыксынды.

– Мәдәниятне аңлау күзлегеннән чыгып әйткәндә, Салават Зәкиевичның мәдәнияттә чит кеше түгеллеген беләбез. Аны халыкның яраткан җырчысы итеп кенә кабул итәргә кирәкми. Ул әле театр сөюче кеше дә. Салават Зәкиевич Камал театрында – даими тамашачы. Аның тәҗрибәсе бар, бу эштә файдалы булачак, – диде Лилия Галимова.

– Министр шундый киңәшче кирәк дип тапкан икән, димәк, ул чынлап та бу кешедә потенциал күрә. Ә Президент каршында шундый вазыйфа булдыру турында әйткәндә, моңа ихтыяҗ юк.


Фикер өстәү