Тагын «йомырка биюе»: кошчылык продукциясенә бәя арту кризис галәмәтеме?

 «Ватаным Татарстан»ны укучылар хәтерли торгандыр: 2013 елның азагында без «Йомырка сикереше» дигән язмада кошчылык продукциясенә бәяләр күтәрелүне кризисның төп билгесе дип аңлаткан идек.

Әйе, кешеләр торак йортларга бәя күтәрелүгә түзәләр, кием-салым инфляциясенә дә чыдыйлар, автомобиль бәяләренең югарыга таба омтылуына исләре дә китми, ә инде төп азык продуктлары кыйммәтләнү – ачуны иң нык чыгара торган нәрсә. Барлык революцияләр дә гадәттә «ипи-тоз» бәяләреннән этелеп китә. Шуңа күрә ашказаны таләп итә торган нәрсәләргә хак арту җәмгыятьтә зур дулкынлану кузгата, мәгълүмат сугышына куәт бирә. Әле менә соңгы атнада гына Амекриканың «Блумберг» агентлыгы Россия җитәкчелеге бакчасына авыр таш ыргытты: без яшәгән илне Һиндстан һәм Нигерияләр белән тиңләп, азык-төлек бәяләре күтәрелү сәбәпле, «кайнар нокталар»ның берсенә әйләнәчәк дигән фараз ясады. Кремльдә шунда ук бу мәгълүмат кире кагылды, әйдәп баручы Россия икътисадчылары һәм социологлары да, хәл халык күтәрелерлек үк катлаулы түгел, дип белдерделәр.

Рәсми җитәкчелек бәяләр үсешен тоткарлау һәм контрольдә тоту өчен, чынлап та, зур көч куя бүген. Соңгы айларда кошчылык продукциясе тагын «канатлана» башлаган икән. Росстатның рәсми мәгълүматлары 16–24 февраль аралыгында гына да кош итенең – 1,9 процентка, йомырканың 1,1 процентка кыйммәтләнүен күрсәтә. Ә ел башыннан кош итенә бәя үсеше 6,2 процентка җиткән икән. Кайбер төбәкләрдә йомырка бер атна эчендә генә дә 10 процентка «биегән». Бер нәрсәне ассызыклап китик инде: кош ите – фәкыйрьләр азыгы ул. «Авыл бае» буларак газета хәбәрчесе аны бик сирәк ашый, сыер итенә өстенлекне бирә. Балаңны табибларга алып барсаң да, төп ризык итеп ак итне түгел, кызыл итне сайларга кушалар. Арзанрак булганга күрә, акча янчыгы ябык булучылар тавык итен сайлый.

Ил хөкүмәтендә кошчылык продукциясенә бәя кыйммәтләнүгә бик җитди карадылар. Беренче вице-премьер Белоусов федераль антимонополь хезмәткә йомырка бәясен контрольгә алырга кушып әмер бирде. Бәя үсеше өчен объектив сәбәпләр булмаса, бизнесның бу тармагын җитәкләүчеләргә йөгән киертергә туры киләчәк. Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгында, бәя үсеше өчен сәбәпләр юк, дип әйтеп торалар. Дөрес, соңгы елларда кошчлык продукциясенә бәяләр гел тотрыклы булган икән. Менә бу тотрыклылык үзе үк инде бәя үсү өчен сәбәп була ала, билгеле. Башка товарларга бәяләр үскәндә, бер тармак кына туңдырылган бәяләр өстендә утыра алмый. Рәсми даирәләр дә таный моны. Азыкка һәм импорт кирәк-яракка бәяләр үсү сәбәпле якын арада бәя күтәрү өчен алшартлар барлыкка килергә мөмкин, диләр. Эпизоотик хәлнең начараюы дигән сәбәп тә күрсәтелә. Кош гриппы дигән әйбер бар бит, шул дип аңлыйбыз инде монысын. Әмма бер нәрсә бар: кошчылык тармагы бюджеттан ярдәм ала, шулай булгач, бәяләрне тотрыклы итүнең бер юлы шул: дәүләт субсидиясен арттыру. Мөгаен, хөкүмәт тә шул юлны сайлар.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү