Таныш кызын буып үтергән Арча егете 8 елдан соң хөкем ителгән: аны 19 ел төрмә көтә

Бүген Татарстан Югары суды Арчада яшәүче 32 яшьлек Алмаз Борһановка карата хөкем карары чыгарды. Аны үзенең танышын көчләргә омтылуда һәм аны үтерүдә гаеплиләр.

Борһанов җинаятьне 2012 елның җәендә кылган. Тукталышта ул элек техникумда укыган 23 яшьлек танышын күреп ала һәм аны алып кайтырга тәкъдим итә. Кыз риза була.  Юлда егеткә алдагы көнне чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуга килүен һәм дус кызларында төн кунарга калганын сөйләгән.

Юлда Борһанов кызны көчләргә уйлый һәм маршрутны үзгәртә.  Танышының планнарын аңлап алган кыз машинадан сикерә, әмма көпчәк астына эләгә.

Егет машинадан чыгып кызны тагын көчләргә омтыла. Кыз карышкач,  егет аны буып үтерә. Кызның үле булуына инангач, ул аның бизәнү әйберләрен, кесә телефонын һәм фотоаппаратын ала һәм җинаять урыныннан кача.

Үтерүченең шәхесе сигез ел буе билгесез булып кала. Бу вакыт эчендә полицейскийлар 100дән артык шикләнелүчедән сорау алган һәм 1,3 меңгә якын ДНК үрнәген тикшергән була. Борһановның эзенә 2020 елда гына төшәләр.

Борһанов өчен кулга алу  көтелмәгән хәл була. Ир полицейскийларга каршы тора  — аларның берсенә суга.

Борһанов үз гаебен танымаган. Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аны 19 елга катгый режимлы колониягә озатылган. Моннан тыш, ул үлгән кызның әнисенә мораль зыян өчен 1,5 млн сум түләргә тиеш.


Фикер өстәү