16 яшьлек малай әти-әнисен һәм сеңелесен балта белән чабып үтергән

Пермь краенда яшүсмер гаиләсен үтергән. Ул барысын да балта белән чапкан, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.

1 март көнне Октябрьский бистәсендә шәхси йортта хатын-кыз, кыз бала һәм яшүсмер мәете табыла. Гаилә башлыгы эзли башлыйлар, әмма соңрак мәетнең яшүсмернеке түгел, ә гаилә башлыгыныкы булуы ачыклана. Шуннан соң аларның 16 яшьлек улларын эзләү игълан ителә.

Егет гаиләсен балта белән чабып, Екатеринбургка кача һәм аны шунда тотып алалар. Сорау алу барышында яшүсмер җинаятенә гаиләдә конфликт сәбәпче булуын әйтә. Аны сак астына алганнар.  Фаҗига корбаннарын 5 мартта соңгы юлга озатачаклар.


Фикер өстәү