Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан һәм Бурятиядә җитештерелгән продукция исемлеген төзергә кирәк»

Президент – Бурятиядә: Байкал күле, Ми вертолетлары һәм татарлар тормышы

Тиңдәшсез Байкал күле, Ми вертолетлары белән данлыклы Бурятия. Татарстан Президенты Улан-Удэ шәһәренә эшлекле сәфәр кылды.

Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне үстерү өчен төбәкләрнең әйбәт  кенә мөмкинлекләргә ия булуын ассызыклады. Татарстан вертолетлар җитештерү өлкәсендә Улан-Удэ предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. Бездән Бурятиягә «КамАЗ» йөк автомобильләре, шиннар, дизель ягулыгы, табаклы пыяла, азотлы ашламалар, юу средстволары, азык-төлек, дарулар, медицина кирәк-яраклары җибәрелә. Татарстан Президенты товар күләмен арттыру өчен хезмәттәшлек турында гамәлдәге килешүне яңартырга тәкъдим итте.

– Без машина төзелеше продукциясен, халык өчен кирәкле товарлар, азык-төлек, медицина кирәк-ярагын күбрәк тә сатарга әзер. Халык өчен кирәкле Татарстан һәм Бурятия продукциясенең исемлеген төзергә кирәк, – диде ул.

Бурятиянең тиңдәшсез Байкал күле чакырып тора. «Күпләрнең Байкалга барасы килә. Бурятия ягыннан күл аеруча матур, суы – күз яшедәй чип-чиста. Дөньяда Байкал кебек башка урын юк. Без дә, үз чиратыбызда, Татарстанда экотуризмны актив төстә үстерәбез. Бу юнәлештә дә хезмәттәшлек итә алабыз», – дип искәртте Президент.

Алексей Цыденов исә фармацевтика, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен искәртте.

Очрашудан соң Татарстан Президенты Улан-Удэ авиация заводында булды, «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Бурятиянең татар җәмгыяте вәкилләре белән дә очрашты. 2010 елда үткәрелгән халык санын алу мәгълүматларына караганда, Бурятиядә 6,8 меңнән артыграк татар яши. Биредә татарлар сан ягыннан, руслар һәм бурятлардан кала, 3 нче урында. Милләттәшләребез республиканың барлык районнарында диярлек яши.

2005 елда Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе булдырылган. Аңа Саҗидә Баталова җитәкчелек итә. Автономия туган телне, мәдәният һәм традицияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә. Мухоршибирь, Харашибирь авылларында һәм Улан-Удэдагы Халыклар дуслыгы йортында  якшәмбе татар мәктәпләре эшли. Биредә теләге булган һәркем «Ана теле» интернет-платформасы аша татар теленә өйрәнә. Бурятия татарлары республика территориясендә төрле чаралар, шул исәптән  инде 15 ел дәвамында Байкал Сабан туе уздырып килә.

Саҗидә Баталова әйтүенчә, 2019 елда Усть-Кяхта авылында «Чәчәктәге алмагач» татар мәдәнияте үзәге ачылган. Хәзерге вакытта авылда махсус этнотурлар оештырыла. Шулай итеп, кунакларны Көнчыгыш Себер җирендәге татарлар тарихы, татар милли мәдәнияте, традицияләре һәм аш-суы белән таныштыралар.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга татар теле һәм традицияләргә сакчыл мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

– Милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләр, телгә мәхәббәт – киләчәк буыннар өчен яхшы үрнәк. Бу эшне сездән башка беркем дә алып бармаячак. Без, үз чиратыбызда, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Китаплар, мәдәни программа, чаралар оештыруда ярдәм итәбез, – диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү