Владимир Путин кредитлар буенча үзгәрүчән ставкалар турында закон кабул итәргә кушкан

Президент Владимир Путин ил Хөкүмәтенә һәм Россия банкына халыкка бирелә торган кредитлар (шул исәптән ипотека кредиты) өчен үзгәрүчән ставкалар һәм кредит түләүнең үзгәрүчән вакыты турында закон кабул итәргә кушкан. Поручениеләр исемлеге Кремль сайтына урнаштырылган.

Биредә сүз куллану кредитларының, шул исәптән торак кредитларының процент ставкаларын һәм кредитларны кире кайтару срокларын үзгәрүчән итү (плавающие ставки и сроки) тәртибен җайга салу зарурилыгы турында бара. Бу кредит алучыларның хәлен җиңеләйтү максатында эшләнә. Беренчедән, мондый кредитның проценты баштан ук азрак билгеләнелә, икенчедән, икътисади хәлләрнең яхшыруына карап, киметелә.
Поручениене үтәү вакыты – 15 июльгә кадәр. Аны үтәүгә җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Үзәк банка Рәисе Эльвира Нәбиуллина билгеләнгән.


Фикер өстәү