Киләсе елдан һөнәри уку йортларында үзгәрешләр көтелә: кураторлык өчен түләүләр кертелә, уку программасы кыскартыла

Уку йортлары каршында кече предприятиеләр барлыкка киләчәк. Төркем җитәкчеләренә  тәрбия өчен өстәмә акча түли башлаячаклар. Киләсе елларда һөнәри уку йортларын  нинди үзгәрешләр көтә?

Элек мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе вузларга керү ягын караса, хәзер вазгыять башкача. Көллиятләргә баручылар саны елдан-ел арта. Чыгарылыш укучыларының 60 проценты  һөнәри белемне сайлый. Узган ел  ил буенча урта һөнәри уку йортларына 1,2 миллион студент укырга кергән. Бу – рекордлы күрсәткеч. Быел ул тагын 50 меңгә артырга мөмкин дигән фаразлар бар. Өлкәннәр арасында да кыска курслар тәмамлап, яңа  белгечлеккә өйрәнүчеләр шактый.

Быел көллият, техникумнарда беренче тапкыр Рособрнадзор белән берлектә бөтенроссия тикшеренүләре уздырылачак. Студентларның белем дәрәҗәсен тикшерәчәкләр. Дәреслекләр дә читтә калмаячак. Алар дәүләт экспертизасы үтәчәк. Әлегә закон нигезендә көллиятләрдә дәреслекләрне куллану тулысынча көйләнмәгән. Алар теләсә нинди эчтәлектәге дәреслектән файдалана  ала. 10 нчы сыйныф укучысы һәм беренче курс студенты  бер үк фәннән укыган дәреслек бик нык аерылырга мөмкин. Шуңа күрә бу проблеманы да җайга салмакчылар.

Россиянең 10 төбәгендә  белгечләрне икътисадка туры китереп әзерләү буенча пилот проект тормышка ашырыла башлаган. Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча  һәм өстенлекле  белгечлекләр  исемлеге булдырылган. Анда металл эшкәртү станоклары операторлары, автомобильләрне ремонтлау, пешекче кебек һөнәрләр кертелгән.

Нинди  яңа белгечлекләр барлыкка киләчәк, кайсылары юкка чыгачак?

– Без урта һөнәри уку йортлары буенча исемлекләрне  яңартып торабыз. Бүген белгечлекләр саны 500ләп, әмма алар ике тапкыр кимеячәк. Күп программалар берләштереләчәк. Калганнарын «кыска программа»ларга күчерәчәкбез. Аларны кыска вакытта яки өстәмә өйрәнеп булачак. Болар барысы да яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп башкарылачак. Үз һөнәреңне генә түгел, аңа бәйле башкасын   да белергә кирәк булачак. Әйтик, тегү эшләнмәләре буенча мастер тегүче, модист, кием кисүче  кебек  белгечлекләрне белергә тиеш, – ди Россия мәгърифәт министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко. – Программаларның кайберләрен 1–2 елга, кайсындыр берничә айга кыскартырга планлаштырабыз. Хезмәт базарына сыйфатлы программа буенча белгечне иртәрәк чыгару мөмкинлеге бар икән, аны ни өчен 4 ел буе укытырга?  Көллиятләр каршында кече предприятиеләр барлыкка киләчәк, студентлар анда акча эшли алачак. Бу тәҗрибә өчен дә отышлы булачак.

Кураторларның да хезмәте күләгәдә калмаячак. Бүген бу вазыйфаны башкаручы 100 меңнән артык мөгаллим бар. Мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләре кебек аларга да өстәмә акча түләнә башлаячак.

Имтиханнар һәм дипломнар да үзгәрәчәк. Соңгы елларда техникумнарда сынауларны «Ворлдскиллс» таләпләренә туры китереп уздыра башладылар. Имтихан тормыш өчен кирәк булган биремнәрне үз эченә алган. Практика сынауларын  барлык уку йортлары өчен дә мәҗбүри итмәкчеләр. Студентлар дипломлы гына түгел, белем осталыгын күрсәткән паспортлы да булачак.

– Үзгәрешләрне хуплыйм. Тегүчегә өч ай эчендә дә өйрәнергә мөмкин. Хәзер декрет ялында әниләрнең күбесе толстовкалар тегә. Моның өчен әллә ни осталык кирәкми. Өлге – үз киемнәре. Шуңа карап тегәләр. Энә тота белмәгән кешене кызыксындырып була, теләге булмаса, юк. Үз эшеңнең остасы булу өчен 4 ел укырга кирәк дип саныйм. Үзем дә шулай укыдым.  Конструктор, модельер, технолог серләрен өйрәндем. Заман бик тиз үзгәрә. Тар белгеч булу белән генә чикләнергә ярамый, – ди Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы мөгаллиме Резеда Әхмәтова. –  Тәрбия өчен дә түләү кирәк. Көллиятләрдәге төркем башлыклары да, шул ук сыйныф җитәкчесе вазыйфасын башкара. Студент укырга килмәсә, журналын вакытында тутырмаса, активлык күрсәтмәсә, барысы өчен дә җавап бирергә туры килә. Үсмерләрнең  күңел халәте дә төрле булырга мөмкин. Барысын да белеп торырга кирәк. Әлбәттә, мөгаллимнең тәрбиягә керткән өлеше бәяләнергә тиеш.

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте  директоры Зөлфәт Дәүләтбаев әйтүенчә, һөнәри уку йортларының матди хәле елдан-ел яхшыра бара.

– Студентны иске җиһаз белән өйрәтеп булмый. Хәзер зур аграр оешмалар да заманча техникалар белән  җиһазландырылган. Ресторан белгечләрен дә иске мич аша өйрәтү  нәтиҗә бирмәячәк. Заман да, таләпләр дә үзгәреп тора. Ресурс үзәкләрендә барлык шартлар тудырылган. Узган елдан кирпеч салу, пешекче, кондитер юнәлешләреннән сынауларны «Ворлдскиллс» стандартларына туры китереп ала башладык, – ди  Зөлфәт Дәүләтбаев. – Коры һөнәргә генә өйрәтеп булмый, монда белемен дә, тәрбиясен дә бирәсең.  Шуңа күрә уку елларын кыскарту барлык белгечлеккә дә туры килеп бетмәскә мөмкин. Балаларны тормышка өйрәтәбез. 4 нче курста булачак тракторчыларга техниканы ышанып тапшырабыз. Тәрбия өчен  төркем җитәкчеләренә түләү кертү бик яхшы булыр иде.

Сәрия  Мифтахова


Фикер өстәү