Рамил Әсхәдулла: «Стас Пьехага охшатуларына мин шат кына»

Соңгы араларда исеме бик телгә алынмаса да, аның «Яратам сине, димә», «Адым саен елмаю», «Миңа син генә кирәк» кебек җырлары һич онытылмый. Әле бу үзе башкара торганнары гына. Сүзебез күп кенә танылган җырлар авторы, «Мунча ташы» эстрада театры музыканты Рамил Әсхәдулла турында булыр.

Музыка һәм юморның «сәхнә арты»
– Әтиегез сезне, тулысынча иҗат кешесе, дигән иде бер. Сезнеңчә, иҗатка мәхәббәтегез кайчаннан килә?
– Балачактан. Кечкенәдән сәнгатькә тартылам. Башта баянда уйнарга өйрәндем, туганнар җыелышкан җирдә җырлап утыра иде, мин аларга кушылып җырладым. Соңыннан концертлар. Гомумән, беркайчан да музыкасыз яши алмадым, хәзер дә яши алмыйм. Үземә ошаган җырны 20 тапкыр тыңласам да, туйдырмый ул мине. Озаклап фортепиано артында утырырга яратам, кайбер көйләр дә шулай утырганда «туа».

– Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Гамил абый кебек юмор остасы булырга теләмәдегезме?
– «Мунча ташы»нда юмористик сәхнәләрдә чыгыш ясаганым булды булуын, әмма юморист булырга теләмим мин, әзер түгел моңа. Бәлки, беркайчан да әзер булмам.

– «Мунча ташы»ның сәхнә артында да кызыкмы?
– Залда утыручылар сәхнәнең икенче ягында ниләр булуын белми кала, әмма сәхнә арты – үзе бер тормыш ул. Төрле кызык хәлләр шунда була инде. Мәсәлән, тамашачы артистның сүзләрен онытуын сизми калырга мөмкин, ә аны чынлыкта без, сәхнә артында торучылар, «коткарабыз».


– Сез – күп кенә «хит»лар авторы. Үзегез дә җырлыйсыз. Әмма соңгы арада югалдыгыз төсле.
– Әйе, соңгы арада җырлар сирәк язылды. Җырны язсам, мин аны «хит» булырлык итеп язам. Соңгы иҗат ителгән җырлардан Айдар Галимовның «Ышанам», Әнвәр Нургалиевның «Язмыш бүләге» – әнә шундыйлардан. Бу җыр таныла алмас инде, дигән эчке тоемлау сизсәм, аның белән озаклап утырмыйм.

– Татар эстрадасы турында ни әйтер идегез?
– Эстрада үзгәрде. Яңа татар җырларының кайберләрен, гомумән, тыңлап булмый. Сүзләрен дә, көен дә… «Бию» өчен генә язылган җырлар артты. Сүз дә юк, алары да кирәктер, әмма моңлы, лирик җырларга өстенлек бирүче композитор буларак, соңгылары эстрададан бөтенләй юкка чыгар дип куркам.

– Сине Стас Пьехага охшатучылар да бар. Гомумән, кешене башка шәхескә охшатуларына ничек карыйсыз?
– Бар шул охшатучылар – мин шат кына. Әмма кеше баштанаяк башка кешегә охшап бетә алмый. Ниндидер чалымнар гына уртак булырга мөмкин. Һәр кеше индивидуальлеккә ия бит.

– Бу сорауны Сезгә күп тапкыр ишетергә туры килгәндер: әтиегезнең икенче гаиләсе белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
– Әйе, мөнәсәбәтләребез яхшы, аралашабыз, кунакка йөрешеп яшибез.


– Әти белән кыз арасында мөнәсәбәтләр җылырак була, диләр. Сезнең гаиләдә дә шулаймы?
– Кызыбыз Элинага – 7 яшь. Бер-беребезне бик нык яратабыз. Мин гастрольләргә чыгып киткәндә, мине кочаклап, үбеп озатып кала. Озак күрешми торганда, гаиләмне бик сагынам. Алар минем өчен беренче урында.

– Соңгы арада гаилә таркалу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Тик әлеге темага бәйле хәлләр турында элек белми калсак, хәзер шау-шу ишәйгән төсле. Нилектән дип уйлыйсыз?
– Элек бит гаилә тормышы башкалардан «ябык» иде, социаль челтәрләргә гаилә эчендәге хәлләрне чыгару булмаган. Ә хәзер барысы да ачык.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ:

– Яхшы җыр язу өчен…
– …илһам кирәк. Хәзер утырам да язып ташлыйм, дип кенә булмый ¬– җыр язуның графигы юк.

– Яраткан, аңа тиңләшергә теләгән композиторыгыз?
– Композитор булып танылган икән, димәк, һәркайсы талантлы аларның, аерып әйтә алмыйм.

– Гаилә минем өчен – …
– …терәк.

– Илһам килмәсә…
– …җыр язарга утырмыйм. Үземә башка шөгыль табам: вакытымны гаиләм белән үткәрәм.

– Яраткан фасылыгыз?
– Җәйне күбрәк яратам.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү