Коммунистлар яшьләргә бердәй шартлар тудыру яклы

4 мартта парламенттагы КПРФ фракциясе матбугат конференциясе үткәрде. Анда үзебезнекеләрдән тыш, Россия Думасы депутаты Юрий Синельщиков катнашты.

Коммунист-депутатлар белән һәр очрашу алдыннан: «Алар һаман бер үк нәрсә сөйлиләр инде», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Сөйләми кая барсыннар инде, һәр әйткәннәрен хакимият ишетеп тә бетермидер, бәлки, аларның тәкъдимнәре бүгенге көн өчен бик актуаль да саналмыйдыр. Кыскасы, без КПРФ депутатлары сөйләгәннәргә артык аңлатма бирмичә генә, ишеткәннәрне укучыларыбызга җиткерергә булдык.
Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов сүз башында ук иптәш Сталинны, аның «Тормышта иң әһәмиятлесе – идея» дигән фикерен искә төшерде. Бүген исә бездә нәкъ менә идея, идеология, анык кына кыйблабыз юк, диде ул. Хәер, бар ул кыйбла: беренче урында – акча, курсыбыз исә – доллар, евро… Бездә «социаль дәүләт» исеме астында капитализм, аның да иң начар моделе төзелә. Мондый шартларда «яшьләрне идеология кысасында тәрбияләү, алар күңелендә тарихыбыз белән горурлану, Ватанга мәхәббәт хисләре уяту бик кыен. Матбугат конференциясе дә нәкъ шул мәсьәләләргә багышланган иде. Хафиз Гаяз улы әйтмешли, бу тема «бик катлаулы һәм күпкырлы». Шуңа күрә бер мәртәбә җыелышып кына яшь буынны тәрбияләү серләрен ачу мөмкин түгел. Шулай да, депутатларның: «Бернинди идеология булмаган илдә кыйбласыз, тарихны белмәүче һәм белергә дә теләмәүче буын барлыкка килү гражданлык җәмгыятенең нигезләрен җимерәчәк», – дигән сүзләре уйландыра.
Россия Думасы депутаты Юрий Синельщиков депутатлыкка кадәр Мәскәүдә прокуратурада эшләгән һәм яшьләр эшләре белән дә шөгыльләнгән икән. Ул СССР вакытында яшьләргә югары белем алу, эшкә урнашу җиңелрәк иде, ди. Юрий Петрович бүгенге мәгариф системасын хупламый. Укыту түләүле хезмәт күрсәтүгә кайтып калды, ди. Думадагы коммунист депутатлар яшьләрне бушлай укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча төрле тәкъдимнәр белән чыгалар, әмма алар сүзенә колак салучы юк икән. Иптәш Синельщиков илдә социаль катлаулар арасында аерманың коточкыч зур булуын да искә төшерде һәм: «Мондый хәл дөньяның бер генә илендә дә юк», – диде. Яшьләрнең сәяси хокуклары чикләнү турында да сөйләде ул.
Җыеп әйткәндә, кайсы катлау кешесенең баласы булуга карамастан, бүгенге яшьләргә җәмгыятьтә үз урынын табар өчен бердәй шартлар тудырырга кирәк. Алар үзләренең илгә кирәкле икәнлекләрен тойсыннар. Менә шул вакытта, СССР заманындагы кебек, «Һәр яктан гармонияле үсешкә ирешкән» яшьләр турында югары дәрәҗәдә фикер йөртергә, аларда Ватанны ярату хисләре тәрбияләргә мөмкинлек булачак. Шундый тәрбия алган яшьләр дәүләт хакимиятенә дә хөрмәт белән карар.
Һәрхәлдә, коммунистлар шулай уйлый.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү