Илсур Метшин Татарстан җитәкчеләре медиарейтингында беренчелекне яулаган

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан җитәкчеләре медиарейтингында беренче урынга чыккан.

«Промрейтинг» агентлыгы узган елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча төзегән исемлек бу. Башкала мэры матбугатта барыннан да элек транспорт, мәктәптә балаларны тукландыру, экология, шулай ук Казанның Россия шәһәрләре арасында яшәү өчен иң уңайлысы булып танылуына бәйле рәвештә күп тапкыр телгә алынган. Икенче урында – Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Баш санитар табиб республикада ковидка бәйле рәвештә журналистлар теленнән төшмәгән. Өченче урында Әлмәт мэры – Тимур Ногманов. Социаль челтәрләрдә туры эфирлар үткәрү һәм кешеләр белән аралашу мәсьәләсендә аңа тиңнәр табылмаган. Беренче бишлеккә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин да кергән.


Фикер өстәү