Саба районы “Мартен” агрофирмасы” җитәкчесе Әскәр Фатыйхов:
— “Гараж”ыбыз – республикада иң бае: 600дән артыграк лимузин тотабыз, – ди. – Аларга ихтыяҗ да даими арта.
600 лимузин! 600не 8 миллионга тапкырлап кара әле?! Күпме байлык дигән сүз!
Фермерның “гараж” дигәнендә түгәрәк түбә астында кечкенә җиленле җирән сыерлар күшәп тора.
— Безнең лимузиннар шушы инде, – ди Әскәр Габдрахман улы, сөтлебикәләргә таба ымлап. Кардада үгезләр симертәбез. Алардан миллиардлар эшләп булмый, әлбәттә, әмма бизнесны начар дип әйтеп булмый.
Әйтергә кирәк, республикада ит өчен үрчетелә торган мондый терлек әлләни киң таралмаган. Гәрчә өстенлекләре байтак булса да. Беренчедән, ите бик тәмле, Инде килеп, сыерлар җиңел бозаулый, яшь терлек тиз арта.
Әмма лимузин – шактый ук дорфа холыклы токым. Шуңа аның белән бик сак эш итәргә кирәк. Бигрәк тә яңа бозаулаган сыерлар янында йөрергә куркыныч: алар бозавына якын килгән теләсә кемне сөзәргә мөмкин. Әмма агрофирмада аларга ияләшкәннәр инде. Шулай булмыйни: инде 2006 елдан ук лимузин токымын үрчетү белән шөгыльләнәләр бит.
Шунысы кызык: терлек өчен азыкны сатып алалар. Әлбәттә, очсызга гына түгел. Ләкин терлекләрнең тиз артуы һәм продукция үзкыйммәтенең түбән булуы табыш алу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, 2020 елда яшь терлек тәүлегенә уртача 869 грамм авырлык җыйган. Барлыгы 150 тонна ит җитештерелгән.
2017 елда, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә, итчелекне үстерү программасы буенча Мартыново авылы янында терлек симертү мәйданчыгы булдырылып, чагыштырмача очсыз бәядән үзебездә җитештерелгән азык өләшү җайланмалары сатып алынган. Шулай итеп, терлекләрне ашату нык яхшырган. Сыерларга кышын җылы су эчертү җайга салынган. Кыскасы, яңа технологияләр, эшне механикалаштыру терлекчеләр эшен җиңеләйтү, эш нәтиҗәсен арттыру мөмкинлеге биргән.
Фермерның эшчеләре саны күп түгел. Директор белән бергә – нибары 11 кеше.
Агрофирма лимузиннарны Татарстан фермерларына сата. Түбән Новгород һәм Волгоград өлкәләрендә дә даими сатып алучылары да бар икән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat