Путин Татарстаннан килгән волонтерга Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим икән

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан килгән волонтерга республика Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлап, аның белән волонтерлык проектлары турында сөйләшергә тәкъдим иткән.

Бүген Путин “Без бергә” акциясендә катнашучылар белән үткәргән очрашуда Татарстаннан волонтер-пенсионер Хөрия Халитова Президентка пандемия вакытында ветераннарга ярдәм итүләре, шулай ук башка эшләре турында сөйләгән.

“Сез шундый зур эшләр башкарасыз, аларны, һичшиксез, хупларга кирәк”, – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы. Ул әле шушы араларда гына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүен: аны туган көне белән котлавын искә төшергән. Республика Президентына 1 мартта 64 яшь тулган.

“Сез аңа шалтыратмадыгызмы, туган көне белән котламадыгызмы?” – дип сораган Путин, елмаеп. Халитова, юк, дип җавап биргән. “Шалтыратып, котлагыз, ул шат булачак. Якын киләчәккә әзерли торган проектларыгыз турында сөйләгез. Аның сезне хуплаячагына ышанам, – дигән дәүләт башлыгы. – Уңайлырак булсын өчен, Президентның ярдәмчеләре сезгә шалтыратыр. Аны туган көне белән котлагыз, ә ул сезгә ничек ярдәм итәсен уйлар”.


Фикер өстәү