Ачыгыз инде капкагызны! Авылларга баргач, бикле капкадан керә алмый интеккән чаклар да аз түгел. Кешеләр бер-берсеннән бизеп, үз эченә йомылып бетмәгәнме икән дигән шик тә туа кайчак. Шул ук вакытта капкалары төбенә кадәр ачык торганнары да бар. «ВТ» хәбәрчесе авылларга чыгып, капка фәлсәфәсен өйрәнеп кайтты.
Ачык торса, йортка бәрәкәт иңә…
Әтнә районының Кече Әтнә авылында яшәүче 82 яшьлек Илсур абый Гайфуллин әнә шулай ди. Янына хәл белешергә килүчеләр адәм баласына ышанып булмый, капкаңны ябып куй, дип киңәш итә икән. Заман башка дип кенә әби-бабайлары, әти-әниләреннән килгән гадәтне үзгәртәсе килми аның.
– Иртән торуга беренче эш итеп капканы ачып куям. Кышын ишегалдында кар көрим, җәен себерәм. Безне кечкенәдән ачык капкадан нур, яктылык, бәхет керә дип тәрбияләделәр. Шуңа күрә иртүк сәгать 6да торып, аны ачып куюның бер авырлыгы да юк, – дип сөйли Илсур ага.
Караклар, хәер сорашучылар керер дип тә шикләнми ул. Хәер, янгында зыян күргән идек, ярдәм итегезче, диючеләре дә, төрле кирәк-ярак тәкъдим итүчеләре дә авылга килми тормый анысы.
– Кызым, башында начар уй булган кеше җиде йозак элсәң дә яки, капка ябык булса, койма башыннан да керә ул, – ди Илсур абый, ихластан. – Кешегә ышанмыйча да яшәп булмый. Күршеләрем бик ярдәмчел, изге күңелле, мин бары яхшылыкка өметләнеп яшим. Җиде ай элек кенә Миңнегөлемне заманның зәхмәтле чире алып китте. Икебез дә авырдык, Аллаһы Тәгалә аны үз янына алды, мине калдырды. Менә аның утырткан гөлләре шау-чәчәк атып утыра. Корый күрмәгез берүк, Миңнегөл апагыз ачуланыр, дип алар белән сөйләшәм. Туфракларын алыштырдым, шау чәчәк атсыннар өчен кар суы сибәм. Хатыным бик чибәр, акыллы хатын иде. Аның кулы тигән һәрбер нәрсәнең җылысын сакларга тырышам. Тирә-яктан матурлык эзләп яшәргә кирәк.
Әлеге авылга Балтач якларыннан килен булып килгән Зилә Шәфыйгуллина баштарак капкаларның ачык торуына игътибар итмәгән.
– Туган авылымда элек кешеләр капка ябу дигән нәрсәне бөтенләй белмәде. Соңгы вакытта гына яба башладылар. Шуңа күрә ул безгә гадәти нәрсә кебек. Күп авыллардагы ябык капкаларны күрәм дә, бигрәк кунакчыл, халкы ачык күңелле авылга килен булып килгәнмен икән, дип сөенеп куям. Буш йортларны читтән сатып алучыларны исәпкә алмаганда, кечеәтнәлеләр капка ябу гадәтен белми, – ди блогер Зилә. – Безнең авылда йортлар бик якын урнашкан, урамнар да тар. Ничектер бер-берсенә ышыкланып утыралар кебек. Кешеләр дә бер-берсеннән шикләнми, ышанып, ярдәм итеп яши. Күрше-күлән капкасын ачмаса, борчыла ук башлыйбыз. Авырыйлармы, әллә берәр җиргә киткәннәрме дип уйлыйбыз. Кечкенә авылларда бар җирне ябып, сакланырга кирәк дигән фикер яклы түгелмен. Район җирендә итәк-җиңеңне җыю кирәк анысы. Анда хәер сорашучысы да, башкасы да еш йөри.
Матур капкаларны күрсеннәр…
Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында капкаларны матурлыкны күрсәтү өчен ябып куялар икән. Үзәк урамда яшәүчеләр шулай гадәтләнгән. Ипи машинасы үтәме, башкасымы – юлдан узган кешеләр капкага игътибар итә. Дөрес, авылда узышып йорт төзү, капка ясау дигән нәрсә юк. Яшьләр шәһәргә киткәндә, авыл язмышы олылар кулына калганда бу мөмкин дә түгел.
– Безнең урамда ике генә йорт. Кыш көне буран тиз генә узып китсен, кар көрәргә мәшәкать тудырмасын өчен ачып куябыз. Шөкер, авылыбыз тыныч. Караклар юк, тәртипсезлек тә. Без беркемнән дә куркып яшәмибез, Аллаһның барлыгына ышанабыз. Бәхет керсен дип капканы ачып куялар икән дигән сүзне дә ишеткән бар. Аның бит чыгып та китүе бар. Тыныч кына яшәп ятабыз. Менә Габделхәй абыегыз 8 Март бәйрәменә дип кызларга, оныкларга бүләккә башмаклар бәйли әле, – ди Гөлнур апа Сабирова.
Матур капкалар дигәндә, Ютазы районының Бәйрәкә авылында капкаларны бик оста итеп ясаучы тимерче Заһит абый Латыйпов искә төште. Аның да бу мәсьәләгә карата фикерен белештек.
– Капка ябык торырга тиеш. Җил каерып, аны ватарга мөмкин. Капка бит ул – җилкән кебек. Ябып куйгач, тыштан аның матурлыгы күренә. Хәзер инде агачтан ясатмыйлар, профнастил, тимердән эшлибез. Күп кеше эчтән бик тә куйдыра. Шулай кирәк тә, авылларда кемнәр генә йөрми. Металл эзләп чегәннәргә кадәр килә. Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын дигән бит. Бездә капканы төбенә кадәр ачып кую гадәте юк. Кичкә бикләп куйсак, иртүк торып келәсен ачабыз. Жәй көне ябык, кыш көне бураннарда ачык тора, – ди Заһит абый.
Биектау районының Коркачык авылында яшәүче Илүсә Минһаҗева, капканы япмасаң, поезд җиле ватып бетерәчәк, ди.
– Тимер юлга якын булгач, поезд килгәндә коточкыч җил исә. Шуңа күрә аны ябык тотабыз. Капканы Арча районындагы бер абзыйга ясаткан идек. Әллә поездда барганда күрәләр шунда, капкагыз бигрәк зәвыклы дип, фотога төшереп китәләр кайчак. Ачык торса, матурлыгын да күрмәсләр иде. Бикләвен капканы төнлә генә биклибез, – ди ул.
Бер түгел, биш барасың…
Соңгы вакытта күпчелек авылларда капкаларның бикле булуына игътибар итәбез. Хет шунда елап басып тор, шикләнгән кеше ишеген ачмаячак. Куркып яшәүдән дә авыррак нәрсә юктыр ул. Шуңа күрә күршеләргә телефоннан шалтыратып, «ватсап» аша хәбәрләшеп баралар. Телефоны булмаса, өенә кайтканны яки ишеген ачканны сагалап йөрергә туры килә.
– Кеше хәзер чит-ятлардан курка. Бай кешеләрнең берсенең дә ишеге ачык түгел. Бер гаиләгә бүләк тапшырасы бар иде, өенә әллә ничә тапкыр бардым. Аның каравы авылда кабер казучы егетләрнең берсенең ишеге һәрвакыт ачык. Үзе өендә булмаска да мөмкин, күрәсең, кешегә ышана, – ди Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче Ринат абый.
Апас районының бетеп барган Караборнаш авылына баргач та, капкаларны шактый шакырга туры килгән иде.
– Куркудан түгел бу, балам. Усал кешеләр юк авылда. Иске йортлар да, анда яшәмәүчеләр дә шактый. Ялгыз карчыклар ишекләрен бикләп куя. Колагы ишетми торган кешегә биш тапкыр барырга туры килә. Ә болай көпә-көндез ишек бикләмибез, – ди Гөлҗиһан апа.
Зәй районының Имәнлебаш авылында да капкалар ябык тора. Аны туй үткәргәндә, мәет булганда гына ачалар. Шушы йолалардан кала, аны башка вакытта ачык тотмыйлар. Димәк, гореф-гадәтләргә тугры калу гадәте дә бар.
Менә шулай һәрбер авылның үз яшәү рәвеше. Кешеләргә ничек уңайлы, шулай гомер итәләр. Заман башка, капка башка, күңел башка…Бу төшенчәләрдән барысы да аңлашыла кебек. Фикерләрегезне языгыз әле, сездә капкага бәйле нинди йолалар бар? Аның ябык яки ачык булуы мөһимме?
Шикләнүме, сакланумы?
Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, авылларда капкаларны бикләп кую кешенең үз эченә йомылган булуын күрсәтми.
– Татарстанда һәм чит төбәкләрдәге 300гә якын татар авылында булганым бар. Соңгы вакытта авылларда бикле капкалар күп. Капкалары тулысынча ачык булганнарын күргәнем юк. Казан арты татарларында берникадәр авылларда капканы ачык тоту гадәте бар. Бу гадәтнең асылында капкадан бәрәкәт, бәхет керә дигән ышану ята. Әлеге ышану нигезендә авыл халкы капканы иртүк ачып, кояш баер алдыннан ябып куя. 2010 елларга кадәр урыс капкалары булса, хәзер күбесе профнастилдан ясалган. Автомат рәвештә ачылганнарын да, ачкыч белән бикләнгәннәрен дә күрергә туры килә. Алар хәзер заманча. Кешеләр капканы бикләп тота икән, бу авыл халкының күршеләренә, авылдашларына ышанычы беткәнне аңлатмый. Эчкечелек тә күп түгел хәзер. Авылларга йон, чүпрәк, башкасын җыярга килүчеләр бар. Алар арасында ишегалдындагы аунап яткан әйберләрне, тимер-томырны эләктереп чыгучылар да очрый. Әби-бабайларны алдап китүчеләр турында да ишетеп торабыз. Менә шундый чит-ятлардан шикләнә халык. Бик тә куркыныч заманда яшибез. Шуңа күрә капка бикләп, үз-үзеңне саклауда бернинди кимчелек тә юк. Бу – авыл кешесенең түгел, дәүләтнең кимчелеге. Без яши торган илдәге тәртипсезлекне күрсәтә, – ди Фәнзилә Жәүһәрова. – Җәй көне әни белән авылда яшибез. Шулай бервакыт башка урамда яшәүче авылдашым янына төшеп киткән идем. Кайтсам, ишегалдында берничә ир нәрсәдер актарынып йөри. Шуңа күрә авылларда кышын кичке сәгать дүртләрдә, җәен кояш баегач, олы яшьтәге карт-коры, ялгыз карчыклар капкаларын тизрәк бикләп куярга тырыша. Авылларда менә шундый читтән килүчеләрдән куркалар. Дөрес, күршегә керү, кунакка йөрү гадәте дә бетеп килә. Кеше үз дөньясында яши, аның өчен уңайлы тормыш мөһим. Күршегә кергәндә дә хәзер телефоннан шалтыратып, «ватсап»тан хәбәр итеп керәләр, чөнки ишекнең бикле булуы бар.
Фольклорчы капкаларга бәйле ырымнарга да аңлатма биреп үтте. Фәнзилә Җәүһәрова сөйләвенчә, капка ул – эчке һәм тышкы чикне билгели торган корылма. Татарда олы һәм кече капка дигән төшенчәләр бар. Авылда күбесенчә кече капкадан йөриләр. Олысын бары олау кайтканда, печән-салам керткәндә генә ачып куялар. Эш бетүгә тизрәк ябып куялар, чөнки авыл халкы олы капканың ачык торуын яратмый. Анысын гадәттә мәет булган очракта ачалар. Татарның капкага бәйле килен, кияү каршылау йолалары да бар. Әйтик, Урал татарлары, килен, аның туганнарын, кода-кодагыйларын капкага чистартып кертү өчен, кияү ягы мылтыктан ата. Монда хикмәт – дары исен чыгаруда. Янәсе, мондый ис пәри, җеннәрне, начар энергетиканы тарата. Нәсел яңартканда менә шундый нечкәлекләр дә мөһим. Себер татарларында «күч төшерү» йоласы саклана. Килен төшергәндә кунакларны ут аркылы үткәрү гадәте бар. Бу хәтта атларга да кагыла. Бер сүз белән генә әйткәндә, капканың теге ягына чистарынып, начар уйларны калдырып керәсе. Татарстанда да туйларда капкага бау сузып, кияүне төрле сынаулар аша уздыралар. Солдатка киткәндә егет өйгә йөз белән карап чыгарга тиеш дигән гыйбарә яши. Бу аның исән-сау кайтуы өчен кирәк. Көтүне беренче тапкыр чыгарганда, каз-үрдәк бәбкәләрен су буена төшергәндә дә капкага бәйле төрле ырымнар саклана. Беренче тапкыр малларны көтүгә куганда көтү таягы аркылы үткәрәләр. Бу күзәтүдә без татар авылларында капканың үзенчәлекле мифологик күзаллауларга нигезләнгән ырымнарга бәйле төрле йола, гадәтләрне башкару урыны икәнен күрәбез һәм шул ук вакытта һәр авылда капкалар мәдәни күзаллау системасында мөһим роль уйный.
Кадрия Идрисова. «Ак калфак» төбәк иҗтимагый татар хатын—кызлары оешмасы җитәкчесе:
– Бу мәсьәләне ике яклап карарга кирәк. Элек авылларда ишекләр бервакытта да бикле түгел иде. Күтәреп чыгып китәрлек әйбере дә булмаган. Телефоны да булмады, күршегә хәл белешергә керәләр иде. Әкрен генә бу әйберләр юкка чыга бара, аралашулар сирәгәя. Кеше бер-берсенә шикләнеп карый, мал артыннан куарга тырыша, көнчелек хисе арта. Аңа үз рәхәте мөһимрәк. Хәзер дә кайбер авылларда капка гына бикләп калмыйча, биек коймалар куялар. Шул ук вакытта капкасын ачык тотучылар да бар. Моны сәерлек дип тә кабул итеп булмый, шул ук вакытта норма дию дә дөрес түгел. Кешене дә гаепләргә ярамый. Әлбәттә, бу ябылулар күңелнең бикләнүенә китерәчәк. Дөнья үзгәрә, аның белән тормыш та, күңел халәте дә, хакыйкать тә үзгәрә.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat