Татарстан Язучылар берлегенең XIX корылтае тарихка ничек кереп калачак?

Аларның корылтае демократик булуы белән истә кала. Үз рәисләрен сайлыйлар, әгәр «өс»тән тәкъдим төшсә, теше-тырнаклары белән каршы торалар. Бу юлы Татарстан Язучылар берлегенә рәислеккә кемнәр дәгъва кылды соң?

Язучылар бу вакыйгага аякка алдан киенеп әзерләнә. Корылтай үткәрү вакыты чигерелгәч тә, матбугатта булачак кандидатлар турында язмалар, интернет киңлекләрендә бәхәсләр чыкты. Төп кандидатлар булып Ркаил Зәйдулла һәм Рәмис Аймәт күрсәтелде. Чынбарлыкта да шулай булды.

Ркаил Зәйдулланы башлап Гәрәй Рәхим тәкъдим итте. Фоат Галимуллин Рәмис Аймәт кандидатурасын яклады. Нәҗибә Сафина исә Вахит Имамовны, Рахман Шәфигуллин Рафис Корбанны тәкъдим итте. Әмма Рафис Корбан белән Вахит Имамов үз кандидатураларын сайлаудан алулары турында хәбәр иттеләр, шулай итеп нигездә көрәш ике шәхес арасында барды.

Безгә лидер кирәк!

Әле корылтай башланганчы ук язучылар үзләренә лидер кирәк булулары турында сөйләштеләр. Үз фикерләрен алар «ВТ» хәбәрчесе белән дә бүлеште. Әйтик, галим Хатыйп Миңнегулов язучыларның Тукай, Дәрдмәндләр кебек бердәм көрәшүен көтә. Аның өчен берлек башында көчле шәхес торуы кирәк:

– Корылтайның һәрберсе милли тормышыбызда вакыйга булып истә кала. Аның һәрберсендә канәгатьсезлек тә була, канәгать чаклар да була. Хәзерге составның эшчәнлеген дә мин уңай бәялим. Инде хәзер нәрсә көтәргә дигәндә, без милли яктан авыр шартларда яшибез. Газиз телебез авыр хәлдә калды. Аны саклау һәм үстерү юнәлешендә язучыларыбыз алгы сафларда барсыннар иде. Чын фидакарьләрчә  Тукай, Дәрдмәнд, Гафурилар ничек көрәшкән булса, шушы юнәлештә нәтиҗәле хезмәт булса иде. Безгә халык белән эшләү, Татарстаннан читтә дә эш алып бару кирәк. Язучылар бу җәһәттән җитәкчеләребезгә үзенең сүзен сеңдерерлек итеп җиткерергә бурычлы.

Язучы Рабит Батулла кәнәфигә үз мәнфәгатен кайгырту өчен килгән кеше утырмаска тиеш дигән фикердә:

– Өметсез шайтан ди, яхшыга өмет итәм. Безнең берлекнең хәле башкаларга караганда күпкә яхшы. Чуашлар, мәсәлән, өч берлеккә бүлгәләнде, урысларның биш берлеге бар. Бездә – бер, димәк, берлек дигән сүз. Татарлар, Аллага шөкер, берлектә яши. Менә шуны бердәмлекне һәм йортыбызны сакларга кирәк. Яхшы җитәкче үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга тиеш түгел. Аның Хөкүмәт даирәләренә атнага бер керерлек, һәр язучының мәнфәгатен яклап сүз әйтерлек дәрәҗәсе булырга тиеш. Ә бит кайберәүләр Язучылар берлегенә Тукай бүләге алыр өчен килә. Тукай бүләген алалар да бер нәрсә эшләмичә чыгып та китәләр.

Һәр корылтай саен берлек тормышына яшьләрне күбрәк җәлеп итү турында сүз була. Һәм ул …сүз булып калудан узмый. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бу күренешне заманга бәйләп аңлата:

– Шундый заман җитте: гуманитар белем һәм гуманитар һөнәр белән тормыш итү шактый кыен. Яшьләр прагматик, һәр гамәлне сум белән исәплиләр, шуңа күрә әдәбият аларны матди яктан кызыксындыра алмый икән, талантлы кеше башка өлкәгә күчә. Энтузиастлар беркайчан да күп булмаячак.

Бу – тарихи корылтай. Без нәрсәнедер яңартырга тырышып караячакбыз. Берлек эшчәнлек форматын үзгәртер дип ышанасы килә. Торгынлык халәтендә булган оешма булудан туктап, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү белән генә чикләнмичә, зуррак мәсьәләләргә алыныр дигән өметем бар.

Мәдәният министры Ирада Әюпова да берлеккә тамырдан үзгәрешләр кирәклеге хакында чыгыш ясады:

– Берлектә әдәби процессны заманча һәм уңышлы итеп кору, татар әдәбиятын дөнья күләмендә пропагандалау, яшьләрне иҗатка тарту кебек мәсьәләләрне чишү вакыты җитте. Безгә бу яктан яңа алымнар куллану сорала.

Татарстан Президенты сәламләвен исә Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров укыды. « Республика һәрчак әдәбият үсешенә ярдәм итү мәсьәләләренә, эре иҗат берлегенең матди-техник базасына зур игътибар бирде. Язучыларыбызга иҗади уңышлар һәм укучылар тарафыннан танылу телим. Татарстан язучылар корылтаенда кабул ителгән карарлар күп милләтле республикабызның әдәби эшчәнлегенә бәрәкәтле этәргеч ясар дип ышанып калам”, — диелгән сәламләүдә.

«Берлек – безнең биография, язмыш ул»

Корылтайның атмосферасын тою өчен, аны үз күзләрең белән күрү кирәк. Әйтик, кандидатларны яклап чыгыш ясаучылар шулкадәр күп булды ки, берара кемне күбрәк яклыйлар соң дигән сорау туды. Ул фикер бәлкем булмас та иде, хакимият вәкилләре ачыктан-ачык Ркаил Зәйдулла кандидатурасы яклы икәнлекне белдергәч, канәгатьсезләр бермә-бер арты. Ә бу берлек демократия сакланган бердәнбер иҗтимагый оешма булып кала бирә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Ркаил Зәйдулланы Миңнуллиннан соң барлыкка килгән бушлыкны беркадәр тутырган бердәнбер зат дип бәяләде:

– Язучылар берлеге эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, абруе, һичшиксез, аның җитәкчесенә бәйле. Фәүзия апаның (Бәйрәмова. – Ред.) сүзендә дә хаклык бардыр. Нишләп дәүләт белән бәйлибез әле без эшчәнлекне? Тормыш шундый. Менә безнең дә игълан иткән өч дистә бәйгенең берсе дә җәмәгатьчелек башлангычында түгел. Бу – хаклык. Телибезме, теләмибезме, моның белән килешмичә мөмкин түгел. Кандидатларның һәрберсе үз фикерле, һәрберсенең җитәкче булырга хакы бар. Бу очракта мин Дәүләт Советы утырышларыннан мисал китерәм. Яшерен-батырын түгел, Туфан абый киткәннән соң, аны үзем дә бик юксына идем. Ркаил килеп кергәннән соң, әлеге бушлык беркадәр тулыланды. Ул хәтта Россия Конституциясенә үзгәреш кертә торган тавыш бирүдә дә каршы килде. Моның өчен никадәр кыюлык кирәк!

Әлбәттә, бу фикер белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә булды. Бәхәс кызган бер мәлдә Мәскәүдән махсус кайткан Ринат Мөхәммәдиев трибунага күтәрелергә мәҗбүр булды:

– Минем Татарстан Язучылар берлеге трибунасына инде 22 ел чыкканым юк иде. Ләкин чыгарга мәҗбүр булдым. Чөнки берлек – безнең биография, язмыш ул. Менә монда рәис булырга тәкъдим ителгән кандидатлар барысы да яхшы, кадерле, үз, берсе дә чит кеше түгел. Ләкин бүген, хәзерге вазгыятьтә безгә лидер кирәк. Соңгы 10–15 елда халык кысалары нык тарайды, инде мәчетләрдә урысча сөйләшәләр бит. Шушы шартларда без, минем өчен кайсы яхшы булыр моның, дип тавыш биреп утырсак, бик зур хата ясаячакбыз. Яхшы егетләр бар, ләкин тешләгән җиреннән өзә, суккан җиреннән җимерә, сәхнәгә сүз бирмәгәндә дә әрсезләнеп менә торган кеше кирәк безгә. Ул – хакимият кешесе дигән сүзләргә мин гаҗәпләнәм. Мин хакимият кешесе дип саный алмыйм аны. Ул бүген теләсә кайсы трибунага чыгып сүз әйтә ала торган кеше. Хәтерегездәме, Туфан депутат чакта, чәчрәп чыга иде дә Госсовет фикерен үзгәртеп куя иде. Туфан абый киткәч ниләр булды? Телне яклап бер кеше  авыз ачып сүз әйтмәде. Шуңа күрә Татарстан мәктәпләренә дөньяда булмаган хәл – прокуратура вәкилләре керде. Яратабызмы, юкмы, безгә рәис кирәк, республикабызны сакларга һәм туган телебезне якларга кирәк!

Мөгаен, бу сүз тәэсир итми калмагандыр. Хәер, Чаллыдан Факил Сафин да, Чаллы бүлеген хокукый яктан яклауда бары тик Ркаил Зәйдуллага гына ышануын әйтеп, онлайн чыгыш ясаган иде инде.

Яшерен тавыш нәтиҗәләре буенча, Ркаил Зәйдулла 122 тавыш, Рәмис Аймәт 74 тавыш җыйды. Һәр елдагыча, көрәштә җиңелгән кеше көрәшә, сайлаулар дөрес булмады дигән фикерен кычкырып әйтә. Бу – аның хокукы.

«Мин үземне авызлыклаганны яратмыйм»

Ркаил Зәйдулла кандидат буларак ниләр вәгъдә иткән иде соң?

– Әдәбиятның әдәп сүзеннән алынганын һәммәбез белә. Ләкин, минемчә, язучы өчен әдәп төшенчәсен кирәкле сүз әйтү урынына тыйнакланып авыз йому түгел, ә һәрдаим гаделлек принципларын яклау тәшкил итә. Язучылар берлеге ул безнең өчен профессиональ союз гына түгел, ә милләтебезнең бер иҗтимагый мәркәзе, җыелышлары һәм башка чаралары белән бергә, милли мәнфәгатебезне яклау өчен мөнбәр булырга тиеш. Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда без үзебезнең миссияне оныта төштек. Безгә әлеге биеклекне кабат алырга кирәк. Татарстан Язучылар берлегендә 300дән артык язучы бар. Бу – бик зур көч. Һәркем үзе укыган мәктәпне генә шефлыкка алса да, әдәби иҗат белән кызыксынган берничә баланы кызыксындыра алса, бик игелекле эш башкарачак, – диде ул.

Шулай ук үз чыгышында рус телле язучыларның гозерләрен дә тыңларга, рус секциясенең идарә утырышында даими катнашырга тиешлекләре турында әйтте. Державин, Горький премияләренең рус телле язучыларга гына бирелергә тиешлеген ассызыклады. Берлек эшендә хокукый яктан эшләнергә тиешле эшләрне дә санап китте. Аныңча инде берлек уставына да үзгәрешләр кертергә вакыт. Үз кандидатурасын яклап чыгыш ясаганда әдәби тәрҗемә мәсьәләсен дә кузгатты. Баксаң, бу өлкәдә корифейлар киткән, урта буын тәрҗемәчеләр әлеге эш белән төп эшләреннән бушаган арада гына шөгыльләнә. Яңа буын бу өлкәгә килми. Сәбәбе ачык инде. Ркаил Зәйдулла бу җәһәттән берлек каршында әдәби тәрҗемә үзәге төзү тәкъдиме белән чыкты. Тәрҗемәчеләргә махсус премия булдыру да комачауламас иде, диде. Әйтик, Рөстәм Кутуй исемендәге… Мохтаҗларга фонд булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде, ярдәм итәрлек шәхесләр барлыгын да белдерде. Каләм хакы  бу юлы да авырткан мәсьәләләрнең берсе булып калды.

Яңа рәис вазыйфасында Ркаил Зәйдулла хакимият кешесе дигән сүзгә  җавап бирде:

– Берлек Мәдәният министрлыгы аша финанслана, шуңа күрә без аларның сүзенә колак салырга мәҗбүр. Ә инде цензура һәм авызлыклауга килгәндә, мин аны яратмыйм һәм авызлык яратмаган кешеләрне якын итәм.

Россия Язучылар берлеге составына керү-кермәү буенча да рәиснең үз карашы:

– Анда берлекләр берничә. Мин Иванов җитәкләгән берлек составына керүдән мәгънә тапмыйм. Мәскәүдә шушы берлекләрнең ассоциациясен төзеделәр, аның составына керү – анысы инде икенче мәсьәлә. Әгәр безнең язучылар каршы булмаса,  уйлап карарга була. Мөстәкыйль оешма булып, әлбәттә.

Корылтайда әдәбият нинди үзгәрешләр кичерә дигән сорауга да җавап табылды. Әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина бүгенге прозада реалистик юнәлешнең әйдәп баруы һәм аның авангард алымнар, символлаштыру, психологизм мөмкинлекләреннән үзенчәлекле файдалануы игътибарга лаек дигән фикердә. Ул уңышлы иҗат иткән авторларны да санады, кимчелекләрне дә искәртте.  Аныңча прозада эпик текстларда публицистик өстәлмәләргә мөрәҗәгать итү, образ-символларның эшләнеп җитмәве күзгә ташлана. Бусы инде – аерым тема.

Берлекнең яңа идарәсе турында берничә сүз. Ркаил Зәйдулла үз командасына яшьләрне, хатын-кызларны туплавы белән дә аерылып торды. Әллә берлек яшәрә инде? Батулла әйтмешли, өметсез шайтан, диләр бит, без дә өмет яклы.

Гөлинә Гыймадова

 

Язучылар корылтаеннан ФОТОРЕПОРТАЖ


Фикер өстәү