Коръән бүләк итү – зур савап

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: «Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр», – ди. Коръән укуның тагын нинди фазыйләтләре бар? Аны укыган кешегә нинди саваплар языла? Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге баш белгече, Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллинга без сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Илнур хәзрәт, Коръән безгә нинди максаттан иңдерелгән?

– Коръән – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Инсаннарны караңгылыктан яктылыкка әйдәп, мактауга лаек Аллаһның юлына чыгару өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)гә Җәбраил фәрештә аша егерме өч ел дәвамында иңдерелә ул. Коръән аерым кавемгә, милләткә йә кешегә түгел, бөтен кешелеккә дип җибәрелгән. Җир йөзендәге иң камил китап бер тапкыр да үзгәртелмәгән һәм үзгәртелмәячәк тә, чөнки аны Аллаһ Үзе саклый. Без, адәм балалары, исә Коръәнгә таянырга һәм аның буенча яшәргә тиешбез.

– Коръән уку фарызмы, аны укымау гөнаһ түгелме?

– Коръән уку – сөннәт гамәл, укымаса, гөнаһлы булмый. Әмма да ләкин аны укымыйча зур бәрәкәт һәм нигъмәт югалтабыз. Пәйгамбәребез Коръән укучы мөэминне баллы лимон белән чагыштыра, хуш исле һәм баллы, ә укымаучы кеше хөрмә кебек, тәме бар, исе – юк, ди. Бер хәдисендә: «Коръәнне укыгыз, кыямәт көнендә ул үзен укучыга шәфәгатьче булып килә», – дип кисәтә, ягъни кешенең кылган гөнаһлары булса, ул аның өчен Аллаһтан гафу сораячак. Бер хәдистә: «Кем бу дөньяда «Бәкара» сүрәсен еш укыса, кыямәт көнендә ул болыт рәвешендә килер һәм шәфәгатьче булыр», – диелә. Ә икенче бер хәдистә: «Бәкара» һәм «Гыймран» сүрәсен укыган кешегә кыямәт көнендә алар ике болыт булып килер һәм араларында бер нур булыр, алар бу кешенең гөнаһларын кичерүне сорар», – дип әйтелә. Моннан тыш, Коръәннең һәр укылган хәрефе өчен ун савап языла. Кайбер сүрәләр башындагы «әлиф, ләм, мим» дип әйтеп тә, утыз савап алып була. Укучыга гына түгел, тыңлаучыга да савабы бар.

– Коръән тәфсирен укыган өчен дә һәр хәрефкә ун савап буламы?

– Тәфсирен укыган өчен гыйлем алу савабы языла. Ислам динендә гыйлем алуга зур әһәмият бирелә. «Зүмәр» сүрәсендә: «Әйт: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигезме? Юк, әлбәттә, бертигез түгел. Моның шулай булуын бары тик акыл ияләре генә белә», – диелә. Коръән сүзенең мәгънәсе дә «кара-а» – укы фигыленнән алынган. Ул өйдә була торып та, кулга алып укымау аңа хөрмәтсезлек билгесе санала. Коръәннең хакы бар, ул укылырга тиеш.

– Коръән бүләк итү дә зур савап икән.

– Әгәр дә ул кеше аны укыса. Укыган һәр хәрефе өчен аңа никадәр савап языла, бүләк итүче дә шуның кадәр савап ала. Безгә, шәкертләргә таратыгыз әле дип, Коръән китапларын махсус алып килеп бирәләр. Коръән ятлаучы шәкертләр аны бик еш укый һәм теге кешегә дә бик күп савап килә.

– Яттан белгән кешегә савабы тагын да күбрәктер?

– Йөрәгендә Коръәннән бернәрсә дә булмаган кеше сугыштан калган җимерек йорт кебек, диелә. Кыямәт көнендә Коръәнне яттан белгән кешегә аны укырга кушалар, укылган сүрәләре саен ул җәннәт катларыннан күтәрелә бара. Җәннәт сигез дәрәҗәдә. Әмма алар төп катлар һәм шулар арасында да Коръән аятьләре санынча дәрәҗәләр бар. Укыла барган сүрә сине җәннәт баскычларыннан күтәрә бара. Моннан тыш Изге китапны тулысынча белүче үзе белән гөнаһы сәбәпле җәһәннәмгә керәсе җиде кешене җәннәткә алып кереп китә ала, икенче бер риваятьтә, ун кеше, дип әйтелә.

– Сез үзегез дә Коръәнне яттан беләсез. Аны истә калдыру өчен күп вакыт кирәк булдымы?

– Мин озак ятладым. Ул вакытта Коръән курслары да, Коръән-хафизлар әзерләү үзәкләре дә юк иде. Мин махсус Төркиягә китеп ятлый башладым. Аннан кайткач, кире тиз генә китеп булмады. Ул арада Россия ислам институтында Коръән ятлау бүлеге ачылды. Коръәнне ятлауны шунда дәвам иттем. Тулысынча ятлап бетерү өчен Димәшкъ шәһәренә киттем. Дөньядан аерылып, игътибарны читкә юнәлтә торган әйберләрдән аерылып ятласаң, тизрәк истә калдырасың. Шуның өчен дә читкә китеп өйрәнү җайлырак дип таптым. Әмма ятлап чыгу гына түгел, гел кабатлап та торырга кирәк, югыйсә ул онытыла да. Коръәнне яттан белгән кеше аяклары бәйләнгән дөяләрнең хуҗасы кебек ди. Карап тормасаң, дөя сыман, Коръән дә кача.

– Аны яттан өйрәнү сәләте билгеле бер кешеләргә генә бирелгәнме? Әллә теләге булган һәркем ятлый аламы?

– Аллаһы Тәгалә – Китапта, аннары без бу Китапны сайланган колларыбызга мирас итеп калдырдык, ди. Коръән-хафизларны Аллаһ алдан ук сайлап куйган. Ятлау сәләте күп кешедә булырга мөмкин, әмма ул гына җитми. Шәкертләр арасында бер битне ун минут эчендә ятлый торганнары да бар иде. Тик ниятләре ихлас булмагач, теләк тә җитеп бетмәгәнгәдер, алар Коръән ятлауны ахырга кадәр җиткерә алмады.

– Вафат булган кешегә Коръән тутыру гадәте бар. Аны теләсә кем укый аламы һәм мәҗбүриме?

– Теләге булган һәр кеше Коръән хәтем кыла ала. Моның өчен Коръән-хафиз булу мәҗбүри түгел. Шул ук вакытта аны тәҗвид кагыйдәләренә буйсынып дөрес уку төп шарт булып тора. Аллаһы Тәгалә, Коръәнне тәртибе белән укыгыз, дип әмер итә. Дөрес укымасаң, гөнаһлы буласың. Шуңа да без Коръәнне белгечләр ярдәмендә укырга өйрәнергә тиешбез. Коръән чыгу мәҗбүри түгел. Тик вафат булган кеше өчен сәдака бирү, хаҗ кылу, корбан чалу кебек, аңа савабы була. Коръән чыкмасаң, гөнаһы юк.

– Әбиләрнең үзем өчен Коръән тутырып куйдым дигәннәрен ишеткән бар. Алай да буламы?

– Коръән хәтем кылган өчен савабы аңа бу дөньяда ук язылып куелган инде.

– Коръән укыганнан соң дога кылырга ярыймы?

– Бу кешенең ихтыярында, чөнки Коръән уку ул – үзе бер гыйбадәт, ә дога кылу – икенче гыйбадәт. Изге китапны укыганнан соң дога кылса, тагын бер өстәмә гыйбадәт кылган була.

– Коръән өйдә кайда торырга тиеш?

– Аның үз әдәпләре бар. Коръәнне иң биек киштәгә иң өскә куярга кирәк. Чөнки иң бөек сүз – Аллаһ сүзе. Аны тәһарәтсез кулыңа алырга ярамый. Коръән укыр алдыннан тешне чистарту, аны кыйблага юнәлеп уку хуплана.

– Коръән укыр алдыннан, намаздагы кебек, ният әйтергә кирәкме?

– Укый башлаганчы, әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим дип әйтергә тиешбез һәм бу – ваҗиб. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим дию – сөннәт.

– Коръән белән ант итәм, дип әйтергә ярыймы?

– Юк. Безгә Аллаһ Үз исеме белән генә ант итәргә кушкан. «Валлаһи», «билләһи», «таллаһи» дип әйтү генә рөхсәт ителә.

 

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү