Пенсионерларга яңа ташлама кертергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Россиядә пенсионерлар өчен ерак араларга йөрүче поездларга арзан бәядән елына ике билет сатып алу мөмкинлеге бирердәй ташлама кертергә тәкъдим иткән. Сәясәтче транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Виталий Савельевка бу җәһәттән тиешле хат юллаган.
Сухарев аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта гражданнарның кайбер категорияләре ташламалы билетларга хокуклы. Тик пенсионерлар аларга керми. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләр башка төбәкләрдә, кайвакыт әле башка федераль округларда яшәүче туганнары янына бару өчен байтак кына акча исраф итәргә мәҗбүр.
“Шуны истә тотып, пенсия яшендәге кешеләрне ташламалардан файдаланучылар исәбенә кертү, тәгаенләп әйткәндә, аларга бер календарь елы эчендә ерак юлларга йөрүче поездларга 50 процентлы ташлама белән ике билет сатып алу хокукын бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм”, – дигән депутат үзенең мөрәҗәгатендә.


Фикер өстәү