Бәйрәм ялларында «Южный» сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцина ясатып булачак

6-9 мартта «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«Южный» үзәгендә прививка ясатучылар өч атнадан соң безнең поликлиникада (Сахаров урамы, 23) вакцинаның икенче дозасын алачак», — диделәр медицина оешмасында.

Казанда яшәүчеләрне вакцинациягә чакыралар. Процедура бушлай һәм чират буенча башкарыла, алдан язылырга кирәк түгел.

Мобиль пункт 10.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.

Искәртеп узабыз, Казанның «Мега» үзәгендә коронавирустан вакцинацияләү оештырылган. Анда бер көндә уртача 40 кешегә прививка ясыйлар.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, хәзер Казанның тагын бер сәүдә үзәге белән сөйләшүләр алып барыла.

 

 


Фикер өстәү