Ахыры күренмәгән көрәш

«Ватсап»тагы төркемнәрнең берсендә «8 Мартка әзерлек» дип аталган видеоролик белән уртаклаштылар. Ике кулына ике аракы шешәсе тоткан исерек ир, йөзе җирәнгеч чытылган, ямьшәйгән, авызыннан селәгәй ага, алпан-тилпән килеп өенә кайтып килә. Күз алдына китерү кыен түгелдер: Россия чынбарлыгы өчен типик хас күренеш. Риман абый әйтмешли, «шүтке» инде бу, әмма бик ямьсез «шүтке».

Бәйрәм итү белән бернинди уртаклыгы булмаса да, календарьдагы ул кызыл датаны нәкъ менә шул рәвешле билгеләп үтүче ирләр, чынлап та, байтак кына. Күз алдына китерергә була инде: мондый «бәйрәм»не өзелеп көтеп алуы кыен. Болай гадәттә уртача гаиләдә ул көнне хатыннарга һәм кызларга аерым хөрмәт күрсәтергә тырышыла: бүләкләр алып бирелә, кемнәрдер хатыннарын бер көнгә генә булса да дөнья мәшәкатьләреннән азат итеп, ял иттермәк булалар. Кыскасы, кем кадер-хөрмәтне ничек күзаллый, шулай күрсәтә инде.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне буларак БМО тарафыннан бәйрәм булып танылса да, аны зурлап үткәрү Россиядә һәм элекке совет республикаларында гына гадәткә кергән дип әйтәләр. Хәзер бит инде Көнбатышта «хатын-кызлар юк, ир-атлар юк» дип саташалар, хәтта аерым бәдрәфләрне бетереп, табигый хаҗәт үтәү урынын уртакка әйләндерергә омтылучы дәүләтләр дә бар, «әти-әни» сүзләрен тыеп, «беренче номерлы тудыручы», «икенче номерлы тудыручы» дигән терминнарны гадәткә кертергә тырышучылар да җитәрлек. Шулай булгач, аерым хатын-кыз бәйрәме дә ул илләрдә яклау тапмаса, гаҗәп түгел. Хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш йөз елдан артык туктаусыз бара һәм аның һаман да очы-кырые күренми. Бездәге 8 Март бәйрәме дә шул көрәшнең бер чаткысы, нәтиҗәсе буларак гамәлгә кергән бит инде.

Азатлык өчен көрәшне дөньяның алга киткән дип саналган дәүләтләрендә ирләр һәм хатыннарны тигезләү дип аңлыйлар, ягъни ирләр хокукы белән хатын-кызныкы тәңгәлләшергә тиеш. Моны, әйтик, җитәкче урыннарда эшләүче гүзәл затлар санын ирләрнеке белән тигезләү, нәфис җенеснең хезмәт хакы белән ирләрнекен тәңгәлләштерү, бала тәрбияләүне хатыннар кулына гына калдырмыйча, ирләр җилкәсенә дә күчерү дип аңлыйлар. Ирләрне декрет ялына чыгарасың да, хатынны эшкә җигәсең, менә дигән тигезлек хасил була. Вәләкин күпме генә тигезләргә тырышмасыннар, бу өлкәдә иң алга киткән илләрдә дә «тигезлек» барыбер барып ук чыкмый. Менә Швециядә соңгы елларда «феминист Хөкүмәт» дигән Хөкүмәт мәйданга килде. БМО докладында 2016 елда швед Хөкүмәтендә министрларның 54 проценты – хатыннар, парламент депутатларының 43,6 проценты гүзәл затлар икәнлеге әйтелә, әмма швед хатыннары әле һаман да барыбер хезмәт хакын ир-атларга караганда 13,2 процентка кимрәк алалар икән. «Хөкүмәт үзен «феминистик» дип игълан итә, бу бик яхшы. Әмма мин тормышымда ниндидер җитди үзгәрешләр күрмим. Чынлыкта, мин урамда берничә ел элеккегә караганда үзем өчен иминлек кимегәнен тоям», – ди бу хакта «Би-би-си»га 24 яшьлек швед хатыны Матильда Андерссон. Ул чәчтараш булып эшли икән. Бу профессия вәкилләренең күбесе – хатын-кызлар, әмма никтер атаклы чәчтарашларның барысы да ир-атлар булып чыга, ди. Хөкүмәттә хатыннарны сан ягыннан ирләрдән өстенрәк итүгә ирешкәннәр шведлар, әмма бизнеста җитәкчелек һаман да ир-атлар кулында калган. Менеджерларның 80 проценттан артыграгы – ир-атлар, топ-менеджерларның 94 проценты – ир-атлар. Фән тармагында да шундый ук хәл. Профессор урындыкларының 75 процентын көчле җенес яулап алган. Үзен «дөньядагы беренче феминист Хөкүмәт» дип атаган Хөкүмәт әгъзалары бик аптырыйлар бу хәлгә. «Гендер тигезлек ул – хакимлекне бүлү мәсьәләсе, моның өчен вакыт таләп ителә. Ләкин хәтта мин дә көтүдән туйдым», – ди бу хакта тигезлек мәсьәләләре буенча министр Аса Регнер.

Хатын-кыз тигезлеге өчен тиңсез көрәш алып бару Швециядә шуңа китергән: ул илнең хәзер «көчләүләр буенча дөнья үзәге» дигән исеме бар. Тагын бер швед уңышы бәхәссез рәвештә күзгә ташлана: ил – ялгызлар иле дигән исемгә лаек булып ята. Анда бала туу да ЗАГСка бару өчен сәбәп дип саналмый. Дәүләт пособиесе ялгыз бала тәрбияләү өчен җитәрлек. Шуңа күрә швед йортларының 40 проценты –  ялгызаклар өчен яшәү урыны. Шведлар сер бирмиләр, ялгыз яшәүне өстенлек дип танырга тырышалар, әмма бөтен дөньяда ялгызлык стрессларның һәм депрессияләрнең, хәтта суицидларның төп сәбәбе булып санала.

Хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш алга киткән илләрнең берсендә дә көтелгән нәтиҗәләргә китермәде әлегә. Гаилә институты үзен бу мәсьәләдә консерватив тоткан илләрдә генә нык саклана. Әйтик, японнарда гаилә таркалу һәм никахсыз бала табу очраклары чагыштырмача аз. Аларда традиция буенча гаиләне ирләр тәэмин итә, хатыннар эшләми диярлек. Феминисткалар өчен менә дигән көрәш мәйданы инде ул ил, чөнки анда хатын-кызга эшкә урнашу кыен. Ир-атларга өстенлек бирелә һәрчак. Японнарның феминизм хәрәкәте каршында тагын бер гаебе күзгә ташлана: метрода бары тик хатын-кызлар өчен генә вагоннар бар, эштән соңга калып караңгыда кайтучы хатын-кызлар өчен йөртүчесе хатын-кыз булган махсус такси эшли. Шуңа күрә көчләүләр саны буенча Япония алга киткән илләр арасында иң куркынычсызы булып санала. Азатлык өчен көрәш никадәр азрак алып барылса, хатыннар иминлеге шулкадәр ныграк тәэмин ителә дигән нәтиҗә ясап булмыйдырмы моннан?

Болай көрәшмичә генә хатын-кызга үз хакларын тәэмин итсәң, ничек булыр иде икән? Исламда, мәсәлән, хатынны ир тәэмин итәргә тиеш. Гүзәл затның үз керемнәре бар икән, акчасын ул үзе өчен генә тота, ир аның бюджетына кагыла алмый. Хатынның һәм балаларның матди тормышы тулысынча ир җилкәсендә. «Тәэмин итү» исә менә болайрак тормышка ашырыла: ир үзенә нәрсә алса, шундый ук кыйммәттәге әйберне хатынына да алырга бурычлы. Моны мөселман ирләренең дә күбесе белми әле. «Хатын буйсынырга тиеш» дигән догманы гына беләләр. Шулай дип «права качать итүче» ирләргә күптән түгел генә бер мөселман галиме кисәтү ясады: «Матди яктан хатыныгызны тәэмин итмисез икән, хатын иргә буйсынырга тиеш түгел», – диде.

Гүзәл затларга мөнәсәбәт исә болайрак формалаштырыла: беренчесе, ул – әни, димәк, өстен хокуклы, икенчесе – синең хатының, синең кайгыртуыңа мохтаҗ, өченчесе – синең кызың, аңа дөрес һәм яхшы тәрбия бирсәң, ул – синең өчен җәннәт ишеген ачучы. Хатыннарга мөнәсәбәтне исә үз кызыңа мөнәсәбәт белән тиңләштерергә киңәш итә шул ук галим. Кызыңның ирен нинди итеп күрергә телисең, хатының өчен шундый ир бул. Сер түгел, без – күпчелек әтиләр кызларыбызны аерым бер ярату белән яратабыз, аларның иминлеге өчен нык борчылабыз. Димәк, шул ярату һәм борчылу автомат рәвештә үз хатыныңа да күчәргә тиеш. Гаиләдә гармонияне менә шулай гына тәэмин итеп була.

Әниләр турында исә бер кыска гына истәлек белән уртаклашыйк. Бер имам искә ала: «Ун яшьлек вакытта мине Коръәнгә өйрәтүче бер шәехкә дәрес алырга бирделәр. «Яттан ни булса да укы», – диде ул. Мин «Фатиха» сүрәсен укырга азапландым, әмма барып чыкмады. «Синең әниең бармы? – дип сорады шәех. – Кайт та әниеңнән дога кылуын сора». Мин кайтып әнидән дога кылуын сорадым. Еллар үтте, мин Багдадта укып, күп гыйлем алып кайттым. Мәчеттә берәү белән бер китап турында фикерләшеп утырганда, теге шәех килеп керде. Безнең әңгәмәне тыңлап торды да: «Ничек шулкадәр гыйлем үзләштерергә мөмкин?!» – дип гаҗәпләнде. Минем аңа: «Әниегез бармы, булса, шуның догасын сорагыз», – дип әйтәсем килде, әмма оялдым».

Тормышта нигә дә булса ирешергә теләп, ирешә алмасагыз, әниегездән дога кылуын сорагыз. Әниегез булса инде. Безнең хатыннарыбыз да әниләр бит. Шулай булгач, аларга мөнәсәбәт тә аналарга мөнәсәбәт белән туры килергә тиеш. Җәмгыятьтәге барлык хатын-кыз белән бәйле проблемалар да шул рәвешле чишелә ала. Бит безгә урамда очраган барлык хатын-кызлар да я әниләр, я булачак ана. Шулай булгач, әниләрне хөрмәтләгән кебек хөрмәтлик аларны.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү