Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

Варикоз турында белмәгән кеше юктыр. Тик менә күпләр дәваланырга гына ашыкмый: чиргә каршы көрәшне һаман кичектерә,  суза. Шул ук вакытта бөтен дөнья йөзендә табиблар, халыкның 70 проценты чамасына варикоз яный, дип чаң суга! Варикоз бар икән, ул үзеннән-үзе бетмәячәк. Дәваланмаган очракта аның ни белән тәмамланасын беркем дә әйтә алмый.

Чирнең аянычлы нәтиҗәләре турында безгә йөрәк-кан тамырлары хирургы, Казанның Достоевский урамында урнашкан «Варикоза нет» клиникасы флебологы Арслан Тачкулиев сөйләде.

  • Киңәйгән кан тамырларында кан йөреше әкренәйгәнлектән, андагы кан тромбка әйләнергә мөмкин. Ә тромбның, тамыр тышчасыннан өзелеп, үпкәдәге кан тамырларына «очып» керү ихтималы зур. Бу күпчелек очракларда үлемгә китерә. Тромб үпкә артериясен каплаганда, кеше санаулы мизгелләр эчендә үләргә мөмкин. Якынча исәпләүләргә караганда, Җир шарында ел саен дистә миллионнан артыграк кеше тромб өзелү аркасында вафат була. Игътибар:  тромбоэмболия рак һәм СПИД авыруларына (икесен бергә алгандагыга) караганда да күбрәк кешенең гомерен өзә. Тромб теләсә кайсы вакытта хасил булып, өзелергә мөмкин. Әмма барыбер варикозны дәваларга теләүчеләр аз. Кешеләр асылда тромб бармы-юкмы икәнен генә тикшертергә  йөри, – ди табиб.

2020 елда CОVID-19 пәйда булу сәбәпле, хәлләр тагын да кискенләшкән.  Коронавирус китереп чыгаручы чирләр  әлегә ахырынача өйрәнелмәгән бит әле. Бары тик аның аркасында үпкә ялкынсыну һәм тромблар барлыкка килү генә мәгълүм. Шул ук вакытта табиблар варикозның коронавирусны көчәйтү сәбәпләреннән берсе булып торуын ачыклаган.

Ягъни коронавируска җавап итеп, канның ою сәләте арта, кан, куерып, акрынрак ага башлый. Шуның аркасында күзәнәкләр бер-берсенә ябышып, тромблар хасил була. Шуңа күрә хәзер коронавируслы инфекцияне дәвалауда канны сыеклатучы препаратлар кулланыла. Алар коронавирус вакытында тромбка киртә куярга тиеш.

Табиб, варикозны тромб хасил итүгә китереп җиткермәс өчен, тикшеренүне озын-озакка сузмаска киңәш итә.

Елның салкынча вакыты – варикоздан дәвалану өчен иң кулай чор. Операциядән соң компрессион оек кию һәм күбрәк җәяү йөрү мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыкмаячак чөнки.  Ә тулысынча савыгу өчен бу төп шартларның берсе.

 

 

Март аенда варикозга  лазер ярдәмендәге операциягә 20 процентлы ташлама.

Диагностика – бары тик 800 сум. Ир-атларга күренү, УЗИ узу белән бергә, 990 сумга төшә.

Анализлар,   компрессион оек, 

 операциядән соң бер ел дәвамында табиб күзәтүендә тору – бушлай.

«Варикоза нет» лазерлы хирургия клиникасы адресы: Казан, Достоевский ур., 40. Тел.: +7(843) 212-20-22.

  

Варикозны дәвалар алдыннан белгеч белән киңәшләшү шарт. Лицензия ЛО-16-01-006940 2018 елның 14 июлендә бирелгән.

ФОТО: medisana-shop.ru


Фикер өстәү