Хиҗама ясаучы Миңнур Талтирәкова: «Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе»

Озак авырган идем, хиҗама ясаткач кына хәл керде, аның файдасын күрдем, дигән сүзләрне хәзер еш ишетәсең. Ковид, вируслы пневмония белән авырып алгач, тернәкләнү өчен хиҗама ясатучылар да байтак. Әлеге ысул хакында хиҗама ясау остасы Миңнур Талтирәкова белән әңгәмә кордык.   

– Миңнур ханым, хиҗаманы гадәттә нинди дә булса чирдән дәвалану өчен ясаталар. Аның тагын нинди төрләре бар?

– Косметология хиҗамасы да ясыйбыз. Биткә ясыйсызмы, дип кызыксынучылардан: «Сезне нәрсә борчый, ник ясатырга булдыгыз?» – дип сорыйм. Байтагы, яшәрәсе килә, ди. Бит шешә, бетчә чыга, дип әйтүчеләр дә бар. Аларга: «Килеп күренегез әле, карыйм, бәлки хиҗама ясауны биттән башламаскадыр, проблемалар эчкәрәк яшеренгәндер»,  – дим. Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе. Гап-гади генә тоелган бетчәгә дә бер яклы гына карарга ярамый. Бавыр, үт куыгы, ашказаны, эчәклектәге үзгәрешләр дә бетчә чыгуга сәбәпче була ала. Шуңа күрә битне матурларга тырышу көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Иң беренче әгъзалардагы проблемаларны бетерергә кирәк. Кайчак 40 яшьлекләр дә бетчә чыга дип зарлана. Юкса битнең бетчәләве – 12–15 яшьлек үсмерләргә хас нәрсә. Дәвалауны әгъзалардан башлагач, бетчә үзеннән-үзе бетә,  бит чистара, алсулана, чөнки кан йөреше яхшыра, организм кислородка байый.

– Cез аеруча бавырга игътибар бирергә кушасыз…

– Бавыр, бөер организмны чистартучы фильтр кебек. Бигрәк тә бавыр көне-төне эшли. Аны галимнәр уйлап тапкан бер генә фильтр белән дә чагыштыра торган түгел. Кеше ясаган фильтр да ватыла. Нәрсә генә ашамыйбыз, чик-чаманы белмибез, бавырга авырга туры килер дип уйлап та карамыйбыз. Бик сирәк кеше генә ашау-эчүдә талымлы. Фильтр ватылса, аны юалар, чистарталар, ә бавырга андый игътибар бирелми. Хиҗама вакытында бавыр пычрак каннан, агулы матдәләрдән арына, яңа күзәнәкләр бүленеп чыга. Бу чорда хәлсезлектән интегүче хәл керүен сизә, көч арта, кәеф яхшыра.

– Хиҗама эшләүне нәрсәдән башлыйсыз?

– Аркага җиңелчә массаж ясаудан. Массажны көн саен ясасаң да, артык түгел. Без бавырны гына түгел, һәр әгъзаны яратырга, карарга, кирәк чагында ярдәм итеп җибәрергә тиеш. Организм активлашып китсен өчен, аңа аз гына булышу да җитә. Биттә, кулда, аякта, колакта әгъзалар өчен җавап бирүче бик күп актив нокталар урнашкан. Аларга массажны теләсә кайсы вакытта ясап була. Күп кеше моны эшләми, физик күнегүләрне санга сукмый, дөрес тукланмый. Авырый башлагач, нәрсә булды икән соң инде, дип аптырый. Байтак чирләрнең сәбәпчесе психологик факторларга бәйле. Безгә арыган, йончыган, хәлсезләнгән халәттә килеп керәләр. Процедураны башлаганчы, утырып сөйләшәбез. Баштарак теләмәсәләр дә, соңрак ачылып китәләр, серләр чишелә. «Күптән болай сөйләшкән юк иде, җиңел булып китте», – диләр. Беркемнең дә эче буш түгел: борчулар, мәшәкатьләр, гаиләдәге, эштәге проблемалар һәм авырулар… Һәркайсы китап язарлык аерым тарих. Хиҗама вакытында кан белән бик күп пычраклар чыга, шуңа өстәп кеше психологик яктан да бушана. Димәк, икеләтә җиңеллек кичерә. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Без үзебезнең эшне генә эшлибез, шифа бирү Аллаһтан. Хиҗама ясау белән 11 ел шөгыльләнәм. Аңа кадәр психология өйрәндем, тренинглар уздым, хәзер дә күп укыйм. Мондый эшкә алыну өчен белем кирәк. Тәҗрибә эшли-эшли туплана. Кеше бүлмәгә килеп керүгә йөзенә, күзләренә карыйм. Эчтәге авырулар еш кына йөзгә чыга.

  • Массаж ясау нәрсәләрне белергә ярдәм итә?

– Массаж ясаганда ук кайда токсиннар җыелганлыгы, проблемалы урыннар беленә. Күз күрә, кул сизә, диләр бит. Мондый сизгерлек безнең эштә бик кирәк. Хиҗама вакытында тулысынча шул кеше проблемасына күмеләсең. Кулны тәнгә куюга эчтәге ялкынсыну процессын  да, бүсерне дә һәм башка үзгәрешләрне дә сизәргә тиешсең. Хиҗама – пәйгамбәребездән калган сөннәт гамәл. Пычрак канны алдыруның организм өчен файдасы бик зур. Безгә 90 яшьлекләр дә килә. Таяк белән килеп, таяксыз кайтып китүчеләр дә бар. Бүсердән интегүче бер ханымны туганы алып килгән иде. Аның белән эшләгәннән соң, таяктан башка гына үзе атлап кайтып китте. Берничә көннән, ничек алай булды соң бу, сызлануларым бетте, дип шалтыратты.

– Сез, бүтәннәр кебек, вакуум банкалар кулланмыйсыз диярлек. Элек әбиләр аркага  сала торган пыяла банкалар куясыз. Алар нәрсә белән аерыла?

– Әйе, күп кеше вакуум банкалар белән эшли. Без башта ук пыяла банкаларга өстенлек бирдек һәм хәзер дә шулай. Вакуум банкалар белән дөрес эш итмәсәң, аны борганда йә артыкка китәргә, йә тиешенчә тәнгә тиеп тормаска мөмкин. Пыяла банкалар тигез урнаша һәм тәнгә җиңелрәк, аны куйганда авырту бөтенләй сизелми. Дөрес, аларны эшкәртүнең, йогышсызландыруның мәшәкате күп. Кайбер кеше вакуум банкалар сатып ала һәм хиҗамага шуның белән йөри. Аны өй шартларында хлоргексидин, спирт белән  тиешенчә чистартырга кирәк. Бер үк банканы төрле кеше кулланырга тиеш түгел.

– Кемнәргә хиҗама ясатырга ярамый?

– Ашказаны авыртулары көчәйгәндә, аны ясауны кичектереп торырга кирәк. Йөрәгендә кардиостимулятор булган кешегә, гемофилия, бавыр циррозы белән авыручыларга, йөкле хатын-кызларга ясатырга киңәш ителми. Белгечләр гадәттә яман шешнең соңгы стадиясе белән авыручыларга да ясарга алынмый. Минем куйганым бар. Һәр чир очрагында да хиҗама куяр өчен бер-ике ноктаны табып була дип саныйм. Берничә тамчы кан чыккач та, кешенең хәле җиңеләеп китәргә мөмкин. Ул чирдән тулысынча котылмаса да, үзәккә үткән сызланулар басыла, хаста тынычлап йоклый башлый. Әйткәнемчә, шифаны без түгел, Аллаһы Тәгалә бирә.

Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова


Фикер өстәү