Язгы исләр «хисле» була: хушбуйны ничек дөрес итеп сайларга?

8 Мартта гүзәл затлар иң яратып кабул итә торган бүләкләрнең берсе  затлы хушбуй икән. Әмма качак ирләр генә түгел, ә хатын-кызлар үзләре дә ниндирәк исле хушбуй теләгәнен аңлап бетерә алмый. Аны сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә соң? Әлеге уңайдан үз тәҗрибәм белән уртаклашырга булдым.

— Кибетләрдә консультант кызлар, парфюмны рекламалап, аны тар гына кәгазьгә сибеп, иснәтеп карый. Әмма берничә кәгазьдәге исле майларны иснәгәч, хуш исләр генә түгел, баш та бутала башлый. Нәтиҗәдә үзеңә кирәкле хушбуй алынмыйча кала. Гадәттә мин бу кәгазьләрне кесәгә яки сумкага салам. Нинди хушбуй исе сеңдерелгән икәнен исемдә калдырам, кайвакыт әлеге кәгазь тасмага карандаш белән язып та куям. Шуннан инде көн дәвамында кәгазь тасмаларны берничә тапкыр иснәп карыйм. Кибет ыгы-зыгысыннан киткәч, иснең сиңа килешү-килешмәвен, ни дәрәҗәдә озак саклануын да белергә була. Аннан инде янә кибеткә барып, шул хушбуйны сатып аласы гына кала. Тагын шунысын да әйтим: үземә ошаган хуш исле кәгазьне ыргытмыйм – кием-салым шкафына куям. Шулай иткәндә шкафтагы кием-салымнан да тәмле ис килеп торачак.

Парфюм сайлау  һәм кәефне күтәрүнең тагын бер бик әйбәт ысулы бар. Хушбуйны шарфка яки яулыкка сиптерүне сорарга мөмкин. Гадәттә консультант кызлар моңа каршы килми. Бу очракта бары тик табигый ефәктә майлы хушбуй таплары калу ихтималын гына истә тотарга кирәк. Хәер, хәзер андый тап калдыра торган исле майлар  юк та диярлек инде. Тукымада хушбуй исе озак саклана. Шуңа да берникадәр вакыттан бу иснең  ошыймы-юкмы икәнен бик төгәл генә аңларга мөмкин булачак.

Тагын бер сер бар: хушбуйны нәкъ менә хәзер – бәйрәм алдыннан алырга тырышырга кирәк. Ник дигәндә, косметика фирмалары бу чорда гүзәл затларга, төрле ташламалардан тыш, матур итеп эшләнгән җыелмалар да тәкъдим итә. Мондый тартмаларда, хушбуйдан кала, шундый ук хуш исле крем, сабын яки юыну өчен гель булырга мөмкин. Мондый җыелма гадәттә бер хушбуй бәясеннән сатыла! 8 Март алдыннан шәхсән мин үзем нәкъ менә шундый тартманы сатып алырга тырышам. Хушбуен үземә калдырсам, кремын яки башкасын бүләккә тотам.  Шулай итеп, дус кызларга бүләкне махсус сатып алырга да кирәкми.

Ел фасылына карап сайла

Парфюмерия кибете консультанты Елена Мироновадан ел фасылына карап хушбуй сайлап алу буенча киңәшләр

* Кышын тән тиресе корый, шуңа тәнгә тидерелгән парфюм да исен тиз югалта. Шул сәбәпле хушбуй тидереләсе урынга башта дымландыргыч крем сөртү яхшы булыр. Хушбуй составында спирт бар. Һава температурасы никадәр түбәнрәк булса, ул шуның кадәр акрынрак парга әйләнә. Шуңа күрә хушбуй исе озаграк саклана, әмма гадәттәгедән көчсезрәк – сизелер-сизелмәсрәк кенә була. Кыш көне җиңелчә генә шоколад, ясмин, дарчин (корица), миндаль, коньяк исе килеп торган «татлы» исләр сайлау әйбәт.

* Язын табигать яшәрә, аның белән без дә яшәрәбез. Тизрәк кенә җылы киемнәрне салып, матур да, затлы да булып күренәсебез килә. Язгы парфюм, язгы кәеф кебек, «хисле», «назлы» булырга тиеш. Сирень, ясмин, ландыш, мимоза исләрен тараткан «чәчәк» һәм «үлән» хушбуйлары кәефне күтәреп, күңелдә җиңеллек тудыра.

* Җәйге хушбуйны «кыланчык» савытларыннан ук җиңел генә танырга мөмкин. Җәйге парфюм, кояш нурларында җылынып, хуш исне үзенә бер төрлегә әйләндерә. Җәйге эсседә күңел салкынча һава тели. Шуңа «татлы», «чәчәк» исләреннән баш тартып, сусыл җиләк-җимеш – кура җиләге, җир җиләге, карбыз, груша исләрен, яшен, җылы җәйге яңгыр, диңгез җиле, яңа чабылган печәнне хәтерләтүче исләрне сайлап алу отышлы.  Шулай ук лимон, әфлисун һәм лайм исләре бик кулай. Бергамот, яшел чәй, лотос исләре дә җәйге хуш исләргә керә.

Көзен аяз көннәр сирәгәя, суыта. Шуңа күрә үзебезне җылытырдай әйберләр эзли башлыйбыз. Тәнгә суык йөгертә торган җәйге хуш исләрне читкәрәк куеп, «авыррак» исләр сайлыйбыз. Көзге күңелсезлектән арындырып, кәефне күтәрә торган исләргә тукталабыз. Көз көне агач, гәрәбә, шипр исләренә өстенлек бирү дөрес.


Фикер өстәү