Гөлнара Җәлилова: «Мин 8 Мартка «бергә» дип аталган бүләк яратам»

Нәрсә бүләк итәргә? Бәйрәмнәр алдыннан бу сорау һәр икенче затны борчыйдыр. Тиздән бәйрәм булуын исәпкә алып, «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – гүзәл затларыбыздан иң уңышлы һәм уңышсыз бүләкләр турында сораштык.

Гөлнара Җәлилова, шагыйрә, журналист:

– Хатын-кыз төрле һәм кабатланмас булган кебек, 8 Мартка бүләк мәсьәләсе дә төрле-төрледер. Мисалга, мин хатын-кызга бер көнгә СПА салонга юллама бүләк итәр идем. Әгәр якын кешегез икән – аның ни теләвен сорап була. Бер кирәкмәгән бүләк биреп, уңайсыз хәлгә калганчы, алай эшләвең мең артык. Мин 8 Мартка «бергә» дип аталган бүләк яратам. Икәүдән-икәүме, балаларны ияртеп, тулы гаилә булып, каядыр барып кайту, җитәкләшеп җәяү йөрү, көлешү… Һәм өй тулы һәркемнең үзе теләгән чәчәк бәйләме: лаләләр, розалар, җиләкләр… Иң үзенчәлекле бүләкне былтыр алдым мин. Әтиебез миңа әйтми-нитми диңгезгә юллама тотып кайткан иде. Шуның кадәр «үзенчәлекле» булды ул ­– 8 Мартта диңгез дип ымсынып кына куйганнарны 16 мартта өйләргә  «бикләп» тә куйдылар.


Фикер өстәү