Изге Мәрьям ана иконасы чиркәве июль аенда ачыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Мәрьям ана иконасы чиркәвен торгызу эшләре белән танышты.
Чиркәүнең “Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу турында” Президент Указын үтәү йөзеннән торгызылуын искә төшерик. 2016 елның 21 июлендә Мәскәү һәм Бөтен Русия патриархы Кирилл катнашында корылма нигезенә истәлек ташы салынды.
2016-2021 еллар чорында чиркәү, элек ничек булса, асылда шул рәвешкә китереп торгызылды. Шулай ук “мәгарә храмы» (узган елда митрополит Феофан изгеләндергән) төзекләндерелде.
Чиркәүне торгызуның барышы белән таныштыру вакытында Рөстәм Миңнехановка эшләрнең билгеләнгән график нигезендә алып барылуы турында хәбәр ителде. Президентка бу хакта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Бүген биредә чуен идәннәр урнаштыру, иконалар, чиркәү кирәк-ярагы һәм мебельләр ясау эшләре дәвам итә. Шулай ук чиркәүнең эчен бизәү эшләре алып барыла.
Торгызу эшләрен карау барышында корылманы җылыту ысуллары да каралды.
Чиркәүне ачу тантанасының быел 21 июльгә планлаштырылуын искә төшерик.


Фикер өстәү