Путин интернетның җәмгыятьне җимерелү куркынычы тудыруын әйткән

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, глобаль челтәр җәмгыятькә балалар порнографиясен тарату, аларны үз-үзләренә кул салуга этәрү, законсыз протест акцияләренә җәлеп итү кебек җитди куркынычлар белән яный.

Интернет, әхлакый кануннарга буйсынмаган очракта, җәмгыятьне эчтән җимерергә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин “Без бергә” Гомумроссия үзара ярдәм акциясендә катнашучылар белән очрашканда шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Путин интернеттагы тискәре күренешләр арасыннан балалар порнографиясен таратуны, аларны үз-үзләренә кул салуга этәрү, законсыз протест акцияләренә җәлеп итүне атап үткән.
“Кызганычка, рөхсәт ителмәгән чаралар кысаларында урамга чыгарга өндәүләр белән генә дә очрашырга туры килми әле. Интернетта балалар порнографиясе, балигъ булмаганнар арасында фахишәлек, наркотиклар таратуга бәйле әйберләр дә байтак. Ә алар нәкъ менә балалар һәм үсмерләргә, аларны урамга чыгарып, йодрык көчен күрсәтүгә һәм полиция белән чәкәләштерүгә юнәлдерелгән. Соңыннан балалар артына яшеренеп калу өчен”, – дип белдергән дәүләт башлыгы.
Президент челтәр аша балигъ булмаганнарны үз-үзен үтерүгә этәрүчеләргә аерым тукталып үткән. “Әле акылга утырырга өлгермәгән берәр кызны яки малайны түбәдән сикерергә этәрүче адәм актыгы интернетта гына “текә” Рэмбо кебек утыра. Полиция кулыннан тотуга, чын мәгънәсендә астына җибәрә. Мондый кабахәтне, корткыч бөҗәк кебек, сытып үтерү дә кызганыч түгел”, – дигән Президент.


Фикер өстәү