Агымдагы елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә Татарстанда коронавирус белән авыручылар 30 процентка кимегән.
«Февральдә ковид белән авыручылар 30 процентка кимегән», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
2021 елның беренче аенда Татарстанда коронавирус йоктыруның 4 693 очрагы теркәлгән.
Любовь Авдонина сүзләренчә, Covid-19 вазгыяте тотрыклы, бу чирне йоктыручылар саны акрынлап кими.