• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 19–25 апрель

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Танылган журналист Габдерәхим вафат

    Габдерәхим «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мин бөтен кешедән гафу үтендем»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Риман Гыйлемханов: «Үзенең исеме юктыр, шуңа күрә көнләшеп язадыр», – диючеләр дә табылыр

    Риман Гыйлемханов: Мине милли шовинизмда гаепләүчеләр дә булыр

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    «Улымның тереләсенә ышанам»

    «Улымның тереләсенә ышанам»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Әлфия Авзалова турында китап инглизчәгә тәрҗемә ителде

- ieditor
05.03.2021
- Җәмгыять
0
Әлфия Авзалова турында китап инглизчәгә тәрҗемә ителде
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Үзе күрсә, һичшиксез, сөенер иде. Заманында 17 телдә җырлап, «Дөнья халыклары җырлары» программасы белән гастрольләрдә йөргән, татар җыры аһәңен Җир шарының төрле почмакларына җиткергән Әлфия Авзалованың истәлекләре тупланган һәм тормыш юлын чагылдырган китап инглиз теленә тәрҗемә ителде.

«Alfiya Avzalova» китабы җырчы истәлеген мәңгеләштерүнең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган программасы кысасында нәшер ителгән. Китапта күренекле җырчы һәм замандашларының истәлекләре һәм тормыш мизгелләрен чагылдырган фотогалерея урын алган. Сүз уңаеннан, күп фотосурәтләр беренче тапкыр бастырылган.

Кем өчен бу мирас?
Бу сорауга Әлфия Авзалованың кызы, аның иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова җавап бирде:
– Күңелем тулды, күз яшьләремне тыя алмыйм бүген. Безнең гаилә өчен бик әһәмиятле чара бу. Әнинең китабын инглиз теленә тәрҗемә итү теләге һәм ихтыяҗы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурсны үткәргәндә туды. Катнашучыларның һәм, гомумән, чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребезнең әнинең тормыш юлы: бала чагы, иҗаты, замандашлары турында күбрәк беләселәре килә, әмма мөмкинлекләр аз – инглиз телендә мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Алар Әлфия Авзалова турында җырларын ишетеп генә белә. Һәм менә, ниһаять, Татарстанда уртак көч белән, инглиз теленә тәрҗемә итеп, Әлфия Авзалованың тормыш юлын чагылдырган китап чыгардык, – дип сөйләде ул.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов исә, әлеге басма читтә яшәүче милләттәшләребезгә татар моңының чишмә башы кайда булуын җиткерә алуы белән әһәмиятле, дип саный:
– Без үзебез дә – Әлфия апа җырларын тыңлап үскән балалар. Ул – татар халкының моңын еракларга тараткан һәм шул моңны үз халкының күңелендә уеп калдыра алган шәхесләрнең берсе. Тик без шундый бөек шәхесләребезнең кадерләрен исән чакларында белә алдыкмы икән? Авыр чорларында да халкына, мәдәниятенә хезмәт иткәннәр алдында без мәңге бурычлы, – дип сөйләде ул.
Китапны Кембриджның халыкара «Бала-сити» мәктәбендә тәкъдим иттеләр. Әлеге мәктәптә укучылар дүрт телдә: татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә белем ала. Марат Әхмәтов сүзләренчә, яңа чыгарылган китап – биредә укучылар өчен дә яхшы уку әсбабы.
– Әлфия апаны, аның яшәешен кабаттан искә алу – бик матур күренеш һәм барыбыз өчен дә тормыш дәресе. Аның җырларында ничәмә-ничә буын үсте һәм үсәчәк, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Чарада Әлфия Авзалованың кызлары, оныклары һәм оныкчыклары да катнашты. Аның Америкада яшәүче оныгы Ләйсән (Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалованың кызы) балалары белән хәзерге вакытта Казанда. Оныкчыклары «Бала-сити» мәктәбендә белем ала икән. Сүз уңаеннан, әлеге чараны инглиз телендә аның оныкчыгы алып барды, бөек җырчының бала һәм үсмер чак истәлекләрен укыды.

Китап турында
«My heart is still bleeding…». Китап халык җырыннан өзек белән башланып китә. «Сулкылдый йөрәгем…» юллары бөек җырчының тормышын, ул узган авыр юлны тасвирлый. 208 битлек язма өч өлешкә бүленгән: беренче өлештә – Әлфия Авзалованың бала чагы, гаиләсе, иҗаты турында үзе язган истәлекләр, икенче өлештә – замандашларының хатирәләре, ә соңгы өлештә фотосурәтләр урын алган. Татарчасынан аермалы буларак, китапның инглиз телендәгесенә нота-текст материалы эләкмәгән, ә фотогалерея киңәйгән. Зөлфия ханым сүзләренчә, китапның тексты үзгәртелмичә тәрҗемә ителгән – истәлекләрнең матурлары да, күңелгә авырлары да төшеп калмаган.
Башка халыкларга татар җыр сәнгатенең, кабатланмас моңының ни икәнен күрсәткән җырчының исеме шушы китап аша кабаттан халыкара аренага күтәрелсә, ул калдырган мирасны без генә түгел, башкалар да сакласа, Әлфия апабызның рухы, һичшиксез, шат булыр иде.

Лилия Гыймазова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Тэглар артистӘлфия Авзаловаҗырҗырчыконцерт
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

15:17

Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән

11:12

Белгеч сезонлы аллергиядән саклану ысулларын аңлатты

10:03

Тукай бәйрәмендә үткәреләчәк чараларының программасы билгеле

09:10

Казан янында агач йорт янган

16:31

Рөстәм Миңнеханов янгыннар һәм язгы ташуга бәйле ситуацияне контрольдә тотарга кушты

14:43

Танылган журналист Габдерәхим вафат

13:15

Танылган җырчыга карата наркотиклар пропагандалауга бәйле эш кузгаттылар

13:07

Путин 2020 елда 10 млн сумга якын акча эшләгән

13:02

Күп балалы гаиләләр өчен җәйге поездларга ташлама бирәчәкләр

12:57

Татарстанда 197 мең кеше коронавирустан вакцинация узган

12:49

Татарстан егете колорадо коңгызын җыю җайланмасы ясаган

10:44
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Халык синоптигы: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

16.04.2021

Зираттан чардуган урлаганнар: «Дөньяда мондый эш булмас, дип әйтерлек түгел икән»

15.04.2021

Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

15.04.2021

Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

15.04.2021

Салават Фәтхетдинов: «Инстаграм аша дөнья бутап, шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Андыйларны кызганам мин» 

15.04.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 13 Апр 2021 - 15:27 ЗуайраУраза вакытында Кан бирергэ туры килэ,ярыймыУраза турында 9 сорауга ҖАВАП
  • 11 Апр 2021 - 07:40 АнонимБәрле елгасы. Берлин түгелТатарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар
  • 10 Апр 2021 - 19:15 АнонимУРЫНЫ ЖЭННЭТТЭ БУЛСЫН ,Бик яратып укыем анын ижатын ,Роберт Миңнуллинның кызы: «Әтинең сезгә дигән соңгы бүләге итеп кабул итегез!»
  • 10 Апр 2021 - 19:02 АнонимБигрэк кыэганыч бичаракай, ЧЫННАНДА нигэ эзлэп алмаган икэн куп еллар уткэн бит,Мона ошаган чын барлыклар бик куп языла дуслар ЯСМИНЭ,БЕЗНЕН…«Мин сине табармын, Илдус!»
  • 9 Апр 2021 - 22:39 АнонимСэлэмэтлэн Дэниф!!!🤲🤲🤲🙏🙏🙏Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!