Яшел Үзән фаҗигасы: «Без үзебез дә аптырашта, бик матур яшәүче гаилә иде»

Кичә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә булган фаҗига булган. 38 яшьлек хатын 6 яшьлек улын буып үтергәч һәм үзенә кул сала.

Әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен, Васильево бистәсенең җирле үзидарәсенә шалтыраттык. Андагылар үзебездә аптырашта, ни булганын белмибез, диделәр. Шуннан соң, район хакимияте башлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев белән элемтәгә кердек.

– Әлеге гаилә начар яшәмәгән. Бернинди исәптә дә тормаганнар. Гаиләдә тавыш-гауга булса, күршеләр белми калмас иде. Ә алар бер дә зарланмый. Киресенчә, бу гаиләнең матур яшәгәнен әйтә. Олы кызлары мәктәптә яхшы билгеләренә укыган, малай бакчага йөргән. Сабыйларның өс-башлары пөхтә булган, кыз дәресләрен әзерләп йөргән. Ниләр булгандыр, беркем берни әйтә алмый. Әлегә тикшерү эшләре бара, – диде ул.


Фикер өстәү